Энгель Фәттахов

(Энгел Фәттахов битеннән юнәлтелде)

Энгель Нәвап улы ФәттаховТатарстанның дәүләт эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (1998—2012, 2018―2022), Татарстанның мәгариф һәм фән министры (2012—2017). Техник фәннәр кандидаты. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Энгель Фәттахов
Актаныш районы башлыгы
Вазыйфада
16 сентябрь 2018 ел – 22 июнь 2022 ел
Аңа кадәр Фаил Камаев (в. б.)
Дәвамчысы Ленар Зарипов
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры
Вазыйфада
2012–2017
Аңа кадәр Альберт Гыйльметдинов
Дәвамчысы Рафис Борһанов
Актаныш районы
администрациясе башлыгы
Вазыйфада
1998–2012
Дәвамчысы Фаил Камаев
Шәхси мәгълүмат
Туган 12 июнь 1961(1961-06-12) (62 яшь)
Актаныш районы, Чишмә
Сәяси фирка КПСС / Бердәм Россия
Белем Казан авыл хуҗалыгы институты

Тормыш юлы үзгәртү

Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.[1]

2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.[2]

2018 елның 16 сентябреннән Актаныш районы башлыгы[3].

2022 елның 22 июнендә узган район советы депутатлары утырышында (48 депутатның 46сы катнашкан) район башлыгы вазифасыннан алына [4].

Хач киселү вакыйгасы үзгәртү

2022 елның 10 маенда билгесез затлар Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән, мәрхүм Виктор Смирнов каберенә куелган православие хачын икенче кат кисеп аткач, «Мин бу коточкыч фактны булдырмый кала алмавыбыз өчен мәрхүмнең туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Бу хәл өчен тулы җаваплылыкны өстемә алам, лаеклы җәза алырга әзер һәм (район башлыгы вазифасыннан) отставкага китәм», дип белдерә. 2021 елның сентябрендә, әлеге хач беренче мәртәбә кисеп алынгач, район башлыгы буларак, республика җитәкчесеннән катгый кисәтү алган [5] .

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү