Фаил Камаев
Фаил Мисбах улы Камаев (1969 елның 3 мае, Сәләүз-Мухан авылы, Мөслим районы, Татарстан АССР) — Россия муниципаль эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (2013—2017), Тукай муниципаль районы башлыгы (2018―2024). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы/
Фаил Камаев | |
---|---|
Туган | 3 май 1969 (54 яшь) Сәләүз-Мухан авылы, Мөслим районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Алабуга дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | район башлыгы |
Тормыш юлы үзгәртү
Фаил Камаев 1969 елның 3 маенда Татарстан АССРның Мөслим районы Сәләүз-Мухан авылында туа. 1992 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Сәләүз-Мухан урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли башлый. 1992 елдн Сәләүз-Мухан мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, ә 1993 елдан директор була.
2001—2002 елларда Мөслим районы Метрәй авылы җирле үзидарә башлыгы. 2002 елдан, 15 ел дәвамында Актаныш районы хакимиятендә эшли: башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары (2002), мәгариф территориаль бүлеге башлыгы (2002—2005), хакимият башлыгы урынбасары (2005), Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары (2006—2009). 2009 елдан район башкарма комитеты җитәкчесе. 2012 елдан Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы[1]. 2013 елның сентябрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы итеп сайлана.
2017 ел ахырында Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[2]. 2018 елда Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе була[3]. 2018 елның 14 сентябрендә Тукай муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[4].
2024 елның апрелендә, ришвәт алуда шикләнелеп, 2 айга тоткарланган[5][6].
Шәхси тормышы үзгәртү
Өйләнгән, өч баласы бар.
Бүләкләр үзгәртү
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2019 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ ТР Актаныш районы башлыгы вазыйфасын башкаручы билгеләнгән 2021 елның 15 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Фаил Камаев билгеләнде 2021 елның 15 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Фаил Камаев Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды
- ↑ Фаил Камаев Тукай районы башлыгы итеп сайланды
- ↑ Фаил Камаев под стражей: «Я свою вину не принимаю. Может быть, это оговор, может, заказное что-то!»Бизнес-Онлайн, 19.04.2024
- ↑ Рөстәм Закиров Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Татар-информ, 22.04.2024
Сылтамалар үзгәртү
- Тукай муниципаль районы сайтында 2021 елның 15 апрель көнендә архивланган.