Рәис Шәйхелисламов
Рәис Шәйхелисламов, Рәис Фалих улы Шәйхелисламов (1951 елның 24 октябре, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе. 2004–2007 елларда Татарстанның мәгариф министры (2004 елның 9 сентябреннән мәгариф һәм фән министры). Педагогия фәннәре кандидаты (Казан, 1989), икътисад фәннәре докторы (Петербург, 2002). Профессор (2004). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2012).
Рәис Шәйхелисламов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәис Фалих улы Шәйхелисламов |
Туган | 24 октябрь 1951 (72 яшь) ТАССР Мөслим районы, Мөслим авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | педагог, министр, ректор |
Балалар | өч улы |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Сайт | http://kpfu.ru/Rais.Shajhelislamov |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1951 елның 24 октябрендә ТАССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында биш балалы гаиләдә туган. Мөслим урта мәктәбен, «урта мәктәптә физика, математика укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын (1974), Казан дәүләт педагогия институтында аспирантура (1987), «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2001) тәмамлаган. Мөслим районы Салавыз-Мухан мәктәбендә математика һәм физика, Яр Чаллы шәһәренең 20нче урта мәктәбендә математика, Казан төзүче-инженерлар институтының Яр Чаллы филиалында (кичке факультетта) матанализ һәм аналитик геометрия укыта. Хәрби хезмәттә булып кайткач, бер ел Тукай районы Шилнәбаш сигезьеллык, тугыз ел Бәтке урта мәктәпләрендә директор вазифасын башкара.
1987 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтының Яр Чаллы филиалы (1990 елдан институт) укытучысы. 1992 елдан Чаллы шәһәренең халык мәгариф идарәсе җитәкчесе. 1997 елда Яр Чаллы шәһәрендә Казан дәүләт университетының филиалын оештыра һәм аның директоры итеп билгеләнә. 2004–2007 елларда Татарстанның мәгариф (2004 елның 9 сентябреннән мәгариф һәм фән) министры[1]. 2007 елдан Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты (рус. ИРО РТ) ректоры. Хәзер КФУның Психология һәм мәгариф институты Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм камилләштерү Идел буе төбәкара үзәге директоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2012 Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
Әдәбият
үзгәртү- Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4
Сылтамалар
үзгәртү- Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм камилләштерү Идел буе төбәкара үзәге рәсми сайты 2021 елның 21 октябрь көнендә архивланган.
- КФУ сайтында рәсми бите 2017 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рәис Шәйхелисламов ТР мәгариф министры итеп билгеләнде. ТР эшлекле үзәге сайты(үле сылтама)(рус.)