Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыКазанда урнашкан югары техник уку йорты.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Нигезләнү датасы 1930
Рәсми исем Казанский институт инженеров коммунального строительства һәм Казанскі інжынерна-будаўнічы інстытут
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Казан
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[2]
Рәсми веб-сайт kgasu.ru
Карта

Казан архитектура-төзелеш университеты
Эшләү еллары 1930
Ректор Рәшит Низамов
Адрес 420012, Россия, Татарстан, Казан, Яшел урам, 2
Сайт kgasu.ru

1930 елның 13 маенда Казан коммуналь-төзелеш институты буларак оеша. 1939 елдан –Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты, 1941 дә ябыла.

1946 елда Казан җәмәгать-көнкүреш төзелеше инженерлары институты буларак яңадан торгызыла, 1952дән Казан нефть сәнәгате төзүче-инженерлар институты, 1957дән Казан төзүче-инженерлар институты (КИСИ), 1995тән Академия, 2004 елдан – Университет.

2010-11 уку елында студентлар саны – 6799. Көндезге бүлектә 4476 студент укый. Укыту рус телендә, төзелеш факультетында – татар һәм рус телләрендә алып барыла. Студентларның инглиз телен белүләре шулай ук грантлар алулары һәм халыкара диплом программасында катнашу мөмкинлекләрне ача.[3]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү