Равил Җиһаншин, Равил Хәбибулла улы Җиһаншин (1963 елның 7 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — төзелеш эшлеклесе, Татарстанның, Рәсәйнең атказанган төзүчесе (2004, 2015).

Равил Җиһаншин
Туган 7 апрель 1963(1963-04-07) (61 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Эш бирүче Казтрансстрой һәм 2 нче санлы төзелеш тресты
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе Рәсәйнең атказанган төзүчесе

Биографиясе

үзгәртү

Казан төзүче инженерлар институтын бетергәчтен 1985—1986 да «Казтрансстрой» трестында инженер булып эшли. 1986 дан Татстройның 2 нче санлы төзелеш трестында: 8 нче төзелеш-монтаж идарәсендә участка башлыгы, кече механизациянең хуҗалык исәбе участогында төзелеш эшләре җитәкчесе (прораб). 1991 дән башлап «Тан» (1991—1994), «Лаек» (1994—1998) предприятияләре директоры. 1998—2005 тә «Татгазинвест» ЯАҖдә департамент башлыгы. 2005 тән башлап «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе баш директоры.

ТР Дәүләт Советының өченче, дүртенче, бишенче чакырылышлары депутаты.

2021 дә 1,3 млрд сум салым түләмәгән өчен кулга алына, тик 100 млн сум түләп иреккә чыгарыла; 2022 дә Җиһаншинга карата аеруча зур күләмдә (2,7 млрд сум) салым түләмәү өчен җинаять эше кузгатыла[1]. 2024 тә Югары Ослан районында машинасы белән 64 яшьлек әбине бәрдереп үтерә, әлеге факт буенча билгесез затка карата җинаять эше ике ай үткәч ябыла[2][3].

Искәрмәләр

үзгәртү