Искәндәр Вәлиев
Искәндәр Вәлиев, Искәндәр Габдрахман улы Вәлиев (24 декабрь 1911, Мулла — 13 июнь 2001 (89 яшь), Казан, Россия) — архитектор, инженер-төзүче, РСФСРның атказанган төзүчесе (1979). 1941-1944 елларда Казан авиация заводы архитекторы һәм бер үк вакытта СССР архитекторлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе. 1944-1959 елларда ТАССР МШның Төзелеш һәм архитектура эшләре идарәсе башлыгы; 1959-1975 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында төзелеш бүлеге мөдире (1975-1983 елларда мөдир урынбасары). Вәлиев проектлары белән Казанда «Татэнерго» бинасы (1950), Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сарае (1955), Яшел Үзән (1949-1950) һәм Казан (1950-1952) шәһәрләрендәге торак йортлар, һ.б.н. төзелә.[2]
Искәндәр Вәлиев | |
---|---|
Туган | 24 декабрь 1911 Мулла |
Үлгән | 13 июнь 2001 (89 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Театр урамы[1] |
Әлма-матер | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В