Рәшит Низамов (ректор)
Рәшит Корбангали улы Низамов (1957 елның 23 мае, Буа, Татарстан АССР, ССРБ) — техник фәннәр докторы[2], профессор. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры (2008 елдан), Казан шәһәре Думасы депутаты (2015—2020). Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2022) [3]
Рәшит Низамов | |
---|---|
Рәшит Низамов һәм Илсур Метшин Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында | |
Туган | 23 май 1957 (67 яшь) Буа, Татарстан АССР, ССРБ |
Яшәгән урын | Имәнлек урамы[d][1] |
Әлма-матер | Казан төзүче-инженерлар институты |
Һөнәре | Ректор |
Оешма | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы |
Гыйльми исем: | профессор |
Биография
үзгәртүРәшит Низамов 1957 елның 23 маенда Буада туа. 1979 елда «Төзелеш эшләнмәләрен һәм конструкцияләрен җитештерү» белгечлеге буенча Казан төзүче-инженерлар институтының төзелеш технологияләре факультетын тәмамлый.
1979—1986 елларда Казан химия-технология институтының (КХТИ) Түбән Кама шәһәрендәге филиалында инженер графикасы курсы буенча ассистент булып эшли.
1989 елда КИСИ аспирантурасын тәмамлый. 1989—1993 елларда — Казан химия-технология институтының Түбән Кама филиалы ассистенты, өлкән укытучысы, түбән температуралы техника һәм физика кафедрасы доценты. 1994 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре технологиясе кафедрасы доценты.
1996 елда «Татстройтест» сертификация сынау үзәге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.
2001 елдан 2008 елга кадәр — КДАТУның төзелеш-технология факультеты деканы. 2007 елда «Төзелеш максатлы поливинил хлорид композицияләре полифункциональ тутыргычлар белән» темасына техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
2008 елның апреленнән — төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр технологиясе кафедрасы профессоры.
2008 елның 12 сентябрендә, 160 тавышның 85ен җыеп, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры итеп сайлана[4][5]. 7 октябрьдә Рәшит Низамов рәсми рәвештә КДАТУ ректоры вазыйфасына керешә. 2013 елда ректор итеп икенче срокка, ә 2018 елда өченче срокка сайлана.
2015 елда Казан шәһәре Думасы депутаты итеп сайлана.
Бүләкләр
үзгәртү- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2010).
- «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме (2011)
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012)
- «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме (2017)
- «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе (2017)
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2017)
- Россия Президентының Мактау грамотасы (2020)[6]
- «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале[7]
- Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2022) [8]
Китаплар һәм басмалар
үзгәртүРәшит Низамов Россия һәм чит ил басмаларында 223тән артык мәкалә авторы булып тора[9].
- Полифункциональные наполнители для поливинилхлоридных композиций строительного назначения / Низамов Р.К. // Строительные материалы. 2006. № 7. С. 68–70.
- Поливинилхлоридные материалы, модифицированные термоэластопластами / Низамов Р.К., Нагуманова Э.И., Абдрахманова Л.А., Хозин В.Г. // Известия казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2006. № 1 (5). С. 8–11.
- Технические лигнины — перспективные модификаторы полимерных строительных материалов на основе поливинилхлорида / Низамов Р.К., Галимов Э.Р., Нагуманова Э.И. // Известия Казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2006. № 1 (5). С. 20–22.
- Исследование градиентных материалов на основе ПВХ и диглицидилового эфира 1,4-бутандиола / Исламов А.М., Закирова Г.В., Фахрутдинова В.Х., Абдрахманова Л.А., Низамов Р.К. // Известия Казанского государственного архитектурно-строительного университета. 2018. № 3 (45). С. 189–195.
- Защитная эффективность водорастворимых ингибиторов коррозии / Гайдар С.М., Низамов Р.К., Голубев М.И., Голубев И.Г. // Вестник Мордовского университета. 2018. Т. 28. № 3. С. 429–444.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ О ректоре КГАСУ.
- ↑ Путин присвоил звание заслуженного работника высшей школы ректору КГАСУ. Татар-информ, 18.11.2022
- ↑ В КГАСУ – новый ректор. әлеге чыганактан 2020-10-06 архивланды.
- ↑ В КГАСУ – новый ректор.
- ↑ Ректор КГАСУ Р.К. Низамов награжден Почетной грамотой Президента России, коллективу КГАСУ объявлена благодарность!.
- ↑ Ректор КГАСУ Р.К. Низамов награждён медалью «100-летие образования ТАССР».
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 17.11.2022 № 830
- ↑ НИЗАМОВ РАШИТ КУРБАНГАЛИЕВИЧ.(үле сылтама)