Мәхмүт Игъламов (Мәхмүт Камал улы Игъламов, 1 май 1908(1908-05-01), Урта Йорткүл, Йорткүл вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе1973, Казан, РСФСР, СССР) — иң беренче һөнәри татар мигъмарларының берсе. 1938-1941, 1944-1973 елларда «Татпланпроект» проект-планлау кантурында (1964 елдан «Татгражданпроект» проектлау институты), 1964 елдан аның баш мигъмары. М. Игъламов проекты буенча төзелгән биналар: хастаханә (1951), Казан университетының химия корпусы (1957), «Победа» кинотеатры (1958), медицина институтының баш бинасы (1959), торак йортлар, һ.б.

Мәхмүт Игъламов
Туган 1 май 1908(1908-05-01)
Урта Йорткүл, Йорткүл вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1973
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Питырбур дәүләт мигъмарият-төзелеш университеты