Йорткүл вулысы
Йорткүл вулысы (тат. يۈرتكول ۋولىٰسىٰ, рус. Юрткульская волость) — Казан һәм Самар губерналарына кергән административ-территориаль берәмлек.
Йорткүл вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Үзәк | Архангелски |
Халык саны | 8564 кеше (1897) |
Иске Майна, Памрәс, Зур Кандалы (Самар губернасының Ыстарапул өязе), Күзничиха, Гусиха, Ширбәт, Өчкүл, Жедяевка вулыслары белән чиктәш булган (1890). 15 торак пунктта 8564 кеше яшәгән.[1]
ТАССР барлыкка килгәннән соң Самар губернасының Мәләкәс өязенә күчерелә. 1924 елда бетерелә, территориясе Матвеевка вулысына кушыла.