Игорь Лим (3 август 1952 ел) — Башкортстан Республикасының хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, 19942003елларда Нефтекама шәһәр хакимияте башлыгы[2], 19952002 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе (2002), Нефтекама шәһәренең мактаулы гражданы (2013)[3].

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 3 август 1952(1952-08-03)[1] (71 яшь)
Туу урыны Хуҗант, Таҗик Совет Социалистик Республикасы, СССР
Һөнәр төре Строитель, дәүләт хезмәткәре
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Активлык урыны Нефтекама шәһәре шәһәр округы[d] һәм шәһәр башлыгы[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Игорь Николаевич Лим 1952 елның 3 августында Таҗик ССРның Ленинабад[4] шәһәрендә туган.

1974 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган, һөнәре буенча «инженер-төзүче».

Хезмәт эшчәнлеген юллама буенча шул ук елда Татар АССРның Сарман районында урнашкан «Джалильнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең төзелеш-монтаж идарәсендә мастер булып башлый, аннары 1976 елга кадәр прораб вазифасын башкара.

1976 елда Нефтекама каласына күчеп килә һәм 1979 елга чаклы Хезмәт Кызыл Байрак орденлы «Башнефтепромстрой» (НПС) республика әһәмиятендәге төзелеш трестының 4-нче төзелеш идарәсендә прораб, җитештерү-техник бүлеге (ПТО) начальнигы булып эшли.

Шул ук 1979 елда бераз вакыт «Башнефть» берләшмәсе күчмә механизацияләнгән колоннасының Нефтекама участкасында өлкән прораб вазифасын башкарганнан соң, хезмәт эшчәнлеген «БНПС» төзелеш трестында дәвам итә: 1981 елга кадәр 4-нче төзелеш идарәсенең ПТО җитәкчесе була. 19811986 елларда трестның күчмә механизацияләнгән колоннасының баш инженеры һәм начальнигы, 1986—1994 елларда — «Башнефтепромстрой» трестының баш инженеры.

1994 елның декабрендә Игорь Лим Нефтекама шәһәр хакимияте башлыгы итеп билгеләнә һәм бу җаваплы вазифада 2003 елның маена кадәр эшли. Бу чорда ул Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр палатасы депутаты итеп сайлана.

2003 елның маеннан 2006 елның августына кадәр Арлан керамик кирпеч заводы директоры, аннары 2008 елның маена кадәр — «Интегралжилстрой» төзелеш оешмасының генераль директоры, 2013 елның мартында лаеклы ялга чыкканчы — «Нефтегазстрой» оешмасының җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе.

Нефтекама каласын төзүгә һәм аның үсешенә керткән зур өлеше һәм шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Нефтекама шәһәр округы Советының 2013 елның 27 июнендәге 3-14/09 нчы карары белән Игорь Николаевич Лимга «Нефтекама шәһәренең мактаулы гражданы» дигән мактаулы исем бирелә[3].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр Палатасы депутаты
  • Башкортстан Республикасының 2-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр Палатасы депутаты

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе (2002)
  • Нефтекама шәһәренең мактаулы гражданы (2013)[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Нефтекамск смотрит в завтра. К 35-летию города. Уфа. Издательство «Слово», 1998 год.