Миңнерәис Усманов

дәүләт һәм хуҗалык органнары ветераны.

Усманов Миңнерәис Мәрвән улы (рус. Минираис Марванович Усманов; 11 сентябрь, 1940 ел) — дәүләт һәм хуҗалык органнары ветераны. 1989-2000 елларда Башкорт АССРы һәм Башкортстан Министрлар Советы рәисе урынбасары һәм Башкортстан Республикасының Премьер-министры урынбасары һәм төзелеш министры.

Миңнерәис Усманов
Туган 11 сентябрь 1940(1940-09-11) (83 яшь)
Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Кәбәч, Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре сәясәтче

Биографиясе үзгәртү

Миңнерәис Мәрвән улы Усманов 1940 елның 11 сентябрендә Башкорт АССР-ының Авыргазы районы Кәбәч авылында туган.

Урта мәктәпне тәмамлагач, 1959-1960 елларда «Челябинскшахтстрой» тресында мастер булып эшли, шуннан армиягә алына. Демобилизацияләнгәч, 1964-1971 елларда «Салаватстрой» трестының 5-нче төзелеш идарәлегендә мастер, прораб, өлкән прораб булып эшли[1].

1971 елда Казан дәүләт инженер-төзелеш институтын тәмамлый.

1974-1975 елларда 4-нче төзелеш идарәлеге җитәкчесе, аннары «Мелеузводстрой» трестының 137-нче ПМК-сы начальнигы була.

1975-1977 елларда «Ишимбайжилстрой»ның баш инженеры.

1977 елда «Салаватстрой» трестының баш инженеры, 1978 елдан — оешманың җитәкчесе.

1987-1988 елларда Башкорт АССР-ының «Главбашстрой» төзелеш идарәлеге начальнигы.

1988-1989 елларда «Башстрой» территориаль төзелеш берләшмәсе начальнигы.

1989-1993 елларда Башкорт АССРы һәм Башкортстан Министрлар Советы рәисе урынбасары.

1993-2000 елларда — Башкортстан Республикасының премьер-министры урынбасары һәм бер үк вакытта республиканың төзелеш министры.

1997 елда Авыргазы районында язучы, тарихчы, Хезмәт Герое Галимҗән Ибраһимовның туган авылы Солтанморатта аңа багышланган музей төзелеше өчен Галимҗан Ибраһимов исемендәге премияга лаек була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү