Исмәгыйль Гайнетдинов

Исмәгыйль Гайнетдинов – татардан чыккан беренче һөнәри архитектор, профессор (1967).

Исмәгыйль Гайнетдинов
Gainutdinov kgasu.jpg
Туган телдә исем Исмәгыйль Галәветдин улы Гайнетдинов
Туган 10 февраль 1908(1908-02-10)
Казан өязе, Олы Мәңгәр
Үлгән 1977(1977)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре архитектор
Эш бирүче Мәскәү мигъмарият институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: мигъмарият нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Исмәгыйль Галәветдин улы Гайнетдинов 1908 елны Казан губернасының Олы Мәңгәр авылында (хәзер Әтнә районына керә) дөньяга килгән. Чиләбедә җидееллык №2 мәктәптә укый (1924-1927). Мәктәпне тәмамлагач, Казанга индустрияле техникумга документларын тапшыра. Укып йөргән арада техникум институка үзгәртелә. Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый(1931). Шунда укыта.

1934 елдан Казан башкарма шурасы каршындагы конторда архитектор. 1936 елда СССР архитектура академиясенең аспирантурасында. 1939 елдан Академиянең шәһәрләр төзү институтында фәнни хезмәткәр. 1949 елдан Мәскәү архитектура институтында (МАРХИ) укыта.

1977 елда Мәскәүдә вафат була. Васыяте буенча кабере Казанның Яңа бистә зиратында.

И. Гайнетдинов проектлаган һәм төзегән корылмаларҮзгәртү

ЧыганакҮзгәртү