Салават Юлаев һәйкәле (Уфа)

Салават Юлаевка һәйкәлУфа шәһәрендә 1967 елда куелган һәйкәл. Башкортстанның халык шагыйре, 1773-1775 елларның крестьян сугышы батыры Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган сын әсәре.

Һәйкәл
Салават Юлаевка һәйкәл
Файл:Salavat-Yulaev-2016.jpg
Урын Уфа
Төзелеш 19631967 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Биеклек 9,8 м, нигез белән — 14 м
Материал бронзалатылган чуен, гранит нигез
(аудио)
(аудио)
Салават Юлаев (фильм).
noicon
Помощь по воспроизведению

Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда Уфа шәһәренең көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган.[1]

Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, 3 елдан соң ССРБ Дәүләт премиясенә, ә соңрак Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек була.

Мигъмары — Исмәгыйль Гайнетдинов.

Бу скульптура — Русиядә иң зур атлы статуя. Һәйкәлнең биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.

Корылышы

үзгәртү
 
Һәйкәлнең тимер юл күпере ягыннан күренеше

Һәйкәл Салават Юлаевны атта утырган итеп күрсәтә. Салават уң кулына камчы (чыбыркы) тоткан. Һәйкәл бронзалатылган чуеннан ясалган, һәйкәл нигезе тимер-бетоннан ясалган вә гранит плитәләр белән капланган.

Постамент нигезе тактала башкорт һәм рус телләрендә:

Башҡорт халҡының милли батыры
САЛАУАТ ЮЛАЕВҠА
һәйкәл 1967 йылда һалынды
скульпторы Тавасиев С. Д.
архитекторы Ғәйнетдинов И. Ғ.

Национальному герою
башкирского народа
САЛАВАТУ ЮЛАЕВУ
памятник сооружен в 1967 году
скульптор Тавасиев С. Д.
архитекторы Гайнутдинов И. Г.

дип язылган.

Ремонт

үзгәртү

2024 елда һәйкәл үзе һәм аның астындагы курган авария хәлендә дип табылган, һәйкәлне сүтеп алып, Уфада махсус цехта реставрация уздырырга карар ителгән[2].

Кызыклы фактлар

үзгәртү
  • Төнлә һәйкәл астан яктыртыла.
  • Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исемлегенә кергән.[3]
  • Һәйкәл Башкортстан гербында сурәтләнгән.

Искәрмәләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү