Бөгелмә туган якны өйрәнү музее
Бөгелмә туган якны өйрәнү музее (рус. Бугульминский краеведческий музей) — Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Музей 1736 елдан башлап хәзерге заманга кадәр Бөгелмә шәһәре һәм районы тарихы белән таныштыра.
Бөгелмә туган якны өйрәнү музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Бөгелмә районы |
Бөгелмә туган якны өйрәнү музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1929 |
Урын | 423200 ТР, Бөгелмә, А. Һерцен ур., 88. |
Директор | Наталья Николай кызы Несынова |
Сайт | Музей сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Тарих
үзгәртү1929 елның 1 октябрендә ачыла. Бөгелмә туган якны өйрәнү музее — Татарстанның иң борынгы музейларының берсе. 2011, 2014 елларда ТР хөкүмәте грантына ия була[1].
Бина
үзгәртүМузей XIX гасырда төзелгән, үзара тоташкан ике бинада урнашкан. Берсе — асылзат А. Ф. Елачич, икенчесе — сәүдәгәр Ф. Д. Климов йорты.
Экспонатлар
үзгәртүМузейда 7 экспозиция һәм күргәзмә залы бар. Мәйданы — 796 кв. м. Музей фондында ~20 000 экспонат саклана[2]. Экспозициядә Е. Пугачев күтәрелеше, XIX гасыр Бөгелмә ярминкәләре турында материаллар, XVIII—XX гасырларда шәһәр тарихы белән бәйле документлар, татар, рус, чуаш, мордва халкының йорт кирәк-яраклары, раритетлар күрсәтелә.
Емельян Пугачёв баш күтәрүе (1773—1775 еллар) белән бәйле экспонатлар: туп, кораллар, Бөгелмә янындагы сугышны тасвирлаган китап, Е. Пугачёв манифесты.
«Бөгелмә XIX—XX гасыр башында» бүлегендә татар, рус, чуаш, мордва халкының йорт кирәк-яраклары урын алган. Татар халкының зәркән әйберләре, челтәрләү алымы белән эшләнгән чулпы, яка чылбыры, чигелгән калфак, бил каешы күрсәтелә.
Экспозициядә Бөгелмә төбәгендә кулак малын тарату белән бәйле КГБ архивы материаллары, Сталин исеменнән Бөгелмә районы колхозчыларына юлланган телеграмма, газеталар, сугыш листовкалары, 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында язылган хатлар куелган.
Музей фондының язма чыганаклары: Бөгелмә өязе идарәсе утырышлары журналлары, мөселман этикасы, 1894 елгы шәһәр планы, Бөгелмә шәһәре соборының чиркәүгә килүчеләр елъязмасы.
Экскурсияләр
үзгәртү- Бөгелмәлеләр Бөек Ватан сугышында, тылда
- XIX—XX гасыр башында Бөгелмә
- Табигать бүлеге
- Бөгелмә бүген
- Тарих бүлеге
- Хәтер юлы буенча
Сылтамалар
үзгәртү- Бугульминский краеведческий музей. Музеи России(рус.)
- Музейның визит картасы 2019 елның 16 июль көнендә архивланган.
- Бугульминский краеведческий музей. tatfrontu.ru(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Бугульминский краеведческий музей 2019 елның 16 июль көнендә архивланган.. Бөгелмә районы сайты, 7.04.2017
- ↑ Бугульминский краеведческий музей 2019 елның 16 июль көнендә архивланган.. Каталог музеев мира(рус.)