Чулпы
Чулпы
Чулпыны татар хатын-кызлары, балачактан башлап, гомер буена тагып йөргәннәр. Чәчләр, гадәттә, ике толым итеп, очларына чулпы кушып үрелгән. Атлаган саен, чулпы тәңкәләре чылтырап тавыш биргән.
Иң гади чулпылар бер эре тәңкә һәм аңа кушып ныгытылган асылмалардан гыйбарәт. Әлеге асылмалар да төрлечә бизәкләп ясалган. Гарәп хәрефләре белән изге теләкләр, Коръән сүрәләре язылган вак тәңкәләрдән тезеп җыелганнары да бар. Моның өчен Рәсәй, Төркия, кайчагында Ауропада эшләнгән көмеш акчаларны файдаланганнар. Ике башлы бөркет, арыслан сурәтле әлеге тәңкәләр үзләре үк явыз көчләрдән саклый, дип исәпләнелгән. Ни дисәң дә, чәч толымы бизәгечләре нәкъ менә шуның өчен – күз тиюдән саклау, чыны белән явыз көчләрне куркыту максатында тагып йөртелгән.
Казан татарларында бик борынгыдан ук кулланылганы – көянтәле чулпы. Берьюлы ике толымга кушылып, толымнарны янәшә тоткан әлеге чулпылар хатын-кызларның чәчендә искиткеч матур күренгән. Мондый чулпыларның күп төрле үрнәкләре Казандагы тарих музеенда саклана. Чулпыларның тәңкә һәм асылмалары төрледән-төрле асылташлар, төсле пыялалар белән дә бизәлгән. Кызыл сердоликны бик яратып кулланганнар.
Сердолик сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм байлык китерүче таш дип исәпләнгән. Чулпы тәңкәләренең формасы лотос һәм башка чәчәк үрнәкләрен хәтерләтә. Шундый ук бизәкләр XII – XIV гасырдан килгән болгар чулпыларына да хас.
Хатын-кызларның чәч толымнарына тагын бер матур бизәк – тезмә – кушып үрелгән. Монысын тыгыз тукымадан ясалган тар гына пар тасма тәшкил итә. Тезмәнең югары очына нәни тартмачык тегеп куелган. Аңарда кечкенә Коръән яисә догалыклар йөртергә мөмкин булган. Тезмәнең буеннан-буена, тыгыз рәт итеп, бизәкле тәңкәләр тегелгән, очына чуклар, кыңгыраучык яисә чулпылар тагылган.
Татар хатын-кызләрының чәчүргечләре милли киемнәре белән үзара ярашып торган. Аеруча очы артка табарак ташлатып киелгән озын бәйләм калфак белән чулпы бик туры килеп торган. Калфакның зиннәтле итеп бизәлүе, чәч толымнарындагы тезмәләрне һәм көянтәле чулпыларның купшылыгын тагын да күркәмрәк иткән.
Калфакларның формасы үзгәрә, үлчәмнәре кечерәя барган саен, көянтәле чулпылар һәм тезмәләр дә кулланылмый башлый. Әмма татар хатын-кызлары, бигрәк тә авылда яшәүчеләр, чулпыларны XX гасыр урталарына кадәр яратып тагалар.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- Украшения как часть комплекса татарской женской одежды
- Украшения как часть комплекса татарской женской одежды (сер. XIX – нач. XX вв.) – Суслова С. В.
- Татарские ювелирные украшения — хаситэ, яка чилбыры, белязеки, чулпа и другие
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Бу мәкалә өчен калып-карточка тутырылмаган. Aны өстәп, проектка ярдәм итә аласыз.
|
Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә. Бу калып мәкаләдә/бүлектә күрсәтелгән җитешсезлекләрне мәкаләләр язу кагыйдәләре таләпләре буенча төзәтү зарур.
Өстәмә мәгълүмат өчен, мәкаләнең бәхәс битен карагыз. |
Мәкалә энциклопедик булмаган стильдә язылган яки татар теленең белешмә-энциклопедик нормаларына туры килмәгән эчтәлеккә ия. Мәкаләне Википедия стилистик тәртипләренә туры китерергә кирәк.
|