Калфак — барлык татарларда да киң таралган, шулай ук керәшен татарларында да сакланып калган борынгы хатын-кызларының баш киеме.

Калфак
Сурәт
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Алтын җепләр белән чигелгән калфак

Тарихы үзгәртү

Калфак классик татар милли киемнәренең аерылгысыз өлешенә әверелде. Калфак сәйлән белән бизәлә,

XVIIIXX гасырлар эчендә калфакның үлчәме, милли бизәкләре бик ник үзгәргән. Элегерәк йомшак материалдан эшләнгән бөтен башны каплый торган калфаклар эшләгәннәр.

XVIII гасырда аппликация технологиясе кулланыла, эреле-ваклы төрле төстәге тукыма кисәкләреннән өспочмак итеп катлап салынган колакчыннар тегелә башлый.

Калфакны бәрхәт материалдан тегәләр, кулбашка төшеп торган чуклы тасма белән бизи башлыйлар.

Соңгарак авыр тасмалар, чуклар югала, калфак кечерәк һәм уңайлырак итеп тегелә. Каты кырпаулы калфакларны шәл һәм яулык астында киеп йөриләр.

XX гасыр башында татар хатын-кызлары арасында, нигездә, зыялылар вәкилләре һәм шәһәр халкы арасында Европа кием-салым формасы киң тарала, әмма калфак хатын-кызның милләтен билгеләгән традицион баш киеме булып кала.

Совет чорында калфак көндәлек баш киеме булудан туктый һәм бары тик бәйрәмнәрдә яки милли кием сыйфатында гына сәхнә костюмына әверелде.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү