Альбина Имаева, Альбина Азат кызы Имаева (1954 елның 25 июле, ТАССР, Бөгелмә) — музыка укытучысы, авᴛор-башкаручы, композитор, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз һәм республика бәйгеләре лауреаты.

Альбина Имаева
Файл:.jpg
Туган телдә исем Альбина Азат кызы Имаева
Туган 25 июль 1954(1954-07-25) (69 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә
Яшәгән урын Ленинград урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, композитор
Балалар кызы Луиза

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 25 июлендә ТАССР Бөгелмә шәһәрендә туган. Туймазының 3нче санлы мәктәбен (1965), Октябрьски музыка укуханәсен (1973) тәмамлаган. 1973 елдан Туймазы балалар музыка мәктәбендә фортепиано классы буенча укытучы булып эшли. Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Сафуан Әлибай, Дилә Булгакова, Фатих Сәйфран, Нина Гончарова (Туймазы), К. Вуколов (Стәрлетамак) сүзләренә язылган җырлар, барлыгы 500 музыка әсәре авᴛоры. «Балалар җырлары җыентыгы» (1990), «Фортепиано пьесалары шәкеле» җыентыгы, «Фортепиано һәм скрипка өчен пьесалар», «Хор өчен әсәрләр», «Фортепианода 4 кул белән уйнау өчен» һ.б. җыентыклары басылып чыккан. «Ләйсән» балалар ансамблен, «Альбина» җыр-бию студиясен[2], 1993 елдан башлап, аның җырларын башкаручы яшь җырчылар бәйгесен оештыручы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү