Р239 «Оренбург тракты» (рус. Оренбургский тракт) (Казан-Оренбург) — федераль автомобиль трассасы. Озынлыгы - якынча 824 км. Юл Казан, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Октябрьский, Оренбург шәһәрләрен тоташтыра, Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе аша уза.

Юл Казан шәһәрендә Павлюхина урамының дәвамы булган Оренбург тракты урамыннан башлана. Шулай ук бу юл белән Казан аэропортына кадәр барып була. Аэропорттан соң юл Лаеш районы аша уза. Кама аша юл Саескан тавы авылы янында күпер аркылы чыга. Шуннан соң Алексеевск районы, Чистай районы, Яңа Чишмә районы, Әлмәт районы аша узып, Әлмәт шәһәренә керә.