Ольга Васильева
Ольга Васильева, Ольга Юрий кызы Васильева (рус. Васильева Ольга Юрьевна, 1960 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — Россия галиме һәм мәгариф эшлеклесе, 2021 елның 30 июненнән Россия мәгариф академиясе президенты, Россия Федерациясенең мәгариф министры (2018—2020), РФ мәгариф һәм фән министры (2016—2018), тарих фәннәре докторы (1998), профессор (2005), РМА академигы (2021), дин тарихы белгече, 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2014).
Ольга Васильева | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 30 июне | |
![]() | |
Вазыйфада 2018 ел – 2020 ел | |
![]() | |
Вазыйфада 2016 ел – 2018 ел | |
Туган | 13 гыйнвар 1960 (65 яшь) Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Белем | Мәскәү дәүләт мәдәният университеты[d], Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгының Дипломатия академиясе[d], М.А. Шолохов ис. Мәскәү дәүләт гуманитар университеты[d] һәм РФА Россия тарихы институты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1960 елның 13 гыйнварында Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә математик гаиләсендә туган. Бөгелмәдә урта мәктәпне (1974), Мәскәү дәүләт мәдәният институтының дирижер-хор бүлеген, В.И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтының тарихи фәннәр һәм археология факультетын, РФ тышкы эшләр министрлыгы Дипломатия академиясенең Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын, ССРБ тарих институтында (хәзерге РФ фәннәр академиясенең Россия тарихы институты) аспирантура (1990) тәмамлаган. «Совет дәүләте һәм Бөек Ватан сугышы елларында Рус православие чиркәвенең ватандарлык эшчәнлеге» (рус. Советское государство и патриотическая деятельность Русской православной церкви в годы Великой Отечественной войны) темасына кандидатлык (1990), «Совет дәүләтенең 1943-1948 еллардагы сәясәтендә Рус православие чиркәве» (рус. Русская православная церковь в политике Советского государства в 1943-1948 гг.) темасына докторлык (1998) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- Мәскәү мәктәпләрендә укытучы
- 1991-2002 РФ фәннәр академиясенең Россия тарихы институтында Дин һәм чиркәү тарихы үзәгендә: кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, әйдәүче фәнни хезмәткәр, Дин һәм чиркәү үзәге җитәкчесе.
- 2002 елдан РФ президенты каршындагы РФ дәүләт хезмәте академиясенең дин гыйлеме кафедрасы мөдире[1].
- 2003 елдан Сретенка руханилар семинариясендә укыта.
- 2012 елның 20 октябреннән РФ президенты администрациясенең иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары.
- 2016 елның 19 августыннан, РФ премьер-министры Д.А. Медведев тәкъдиме[2] белән, РФ мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә[3].
- 2018 елның маеннан 2020 елның гыйнварына кадәр (РФ мәгариф һәм фән министрлыгы ике министрлыкка аерылгач) РФ мәгариф министры[4].
- 2021 елның 30 июнендә Россия мәгариф академиясе (ru) президенты итеп сайланган [5], 16 августта әлеге вазифада расланган[6].
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүГыйльми эзләнүләр өлкәсе: Рус православие чиркәвенең XX гасырдагы тарихы, совет чорында дәүләт-чиркәү мөнәсәбәтләре, халыкара мөнәсәбәтләр, дини-сәяси экстремизм проблемалары. 24 фәннәр кандидаты, 2 тарих фәннәре докторы әзрләгән. Тарих һәм дин темаларын яктыртучы күп санлы ССРБ, РФ һәм чит ил фәнни журналларында («Вопросы истории», «Российская история», The New Times, La Nuova Europa һ.б.) мәкаләләре басылган. 110 фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы[7].
Карашлар
үзгәртүОльга Васильева Сталинның эшчәнлегенә уңай бәяләр бирде, аеруча 1943 елда православие чиркәвенең кайбер институтларын торгызуны хуплады[8], ләкин сугыштан соң дини оешмаларга эзәрлекләү, репрессияләр, җәберләү турында онытып исәпкә алмый.
Оппозицион белгечләр православие дине карашлы шәхесне магариф министры урынына раслауны тәнкыйтьлиләр, хәттә "мракобесие килүе" дип атыйлар [8].
Хезмәтләре
үзгәртүХезмәтләре |
---|
|
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- РФ хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр эше буенча комиссия әгъзасы.
- РФ фән һәм мәгариф министрлыгы каршындагы «Ватан тарихы» курсы буенча программалар әзерләү буенча шура әгъзасы[9].
- Дин тарихы белгечләренең халыкара ассоциациясе әгъзасы.
- РФ матбага, телерадиотапшырулар һәм гаммәви багланыш чаралары министрлыгы каршындагы электрон гаммәви багланыш чараларында дини тематиканы яктырту буенча шура әгъзасы.
Кызыклы факт
үзгәртүО. Ю. Васильева — Россия тарихында хатын-кызлардан беренче мәгариф министры.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кто такая Ольга Васильева. «КП»
- ↑ Встреча с Дмитрием Медведевым
- ↑ Путин назначил новым министром образования и науки известного религиоведа Ольгу Васильеву
- ↑ Путин утвердил новый состав правительства. РИА Новости, 18.05.2018.
- ↑ Экс-министр просвещения Ольга Васильева выбрана президентом Академии образования. tass.ru, 30.08.2021
- ↑ Мишустин утвердил Васильеву на должность президента РАО. РИА Новости, 16.08.2021(рус.)
- ↑ Хезмәтләре исемлеге
- ↑ 8,0 8,1 http://echo.msk.ru/programs/personalnovash/1823050-echo/
- ↑ РФ фән һәм мәгариф министрлыгы сайтында, archived from the original on 2016-10-23, retrieved 2021-08-31