Нәфис Закиров
Нәфис Закиров, Нәфис Касыйм (Абдулкасыйм) улы Закиров (1957 елның 27 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) – фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, техник фәннәр кандидаты, 2006-2014 елларда Татарстанның Сарман районы хакимияте башлыгы. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Нәфис Закиров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Нәфис Абдулкасыйм улы Закиров |
Туган | 27 ноябрь 1957 (65 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | инженер, фирка эшлеклесе, район башлыгы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1957 елның 27 ноябрендә Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә механик-машина йөртүче гаиләсендә туган. Бөгелмәдә урта мәктәп (1975), Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумын (1980), «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын (1985) бик яхшыга тәмамлаган. Техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе – МАИ академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, техник фәннәр докторы, профессор Матяшин Ю. И.). Диссертацияне уңышлы яклап, 2216137 номерлы «Туфрак эшкәртү фрезасы» патенты алган [1]. 1976-1978 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үтә.
Хезмәт юлыҮзгәртү
1985 елдан ― «Сельхозтехника»ның Бөгелмә берләшмәсендә: 1985―1991 елларда өлкән инженер, 1991―1996 елларда берләшмәнең генераль директоры.
1996-1997 елларда ― Татарстанның Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
1997-1999 елларда ― Бөгелмә районы хакимият башлыгының беренче урынбасары.
1999 елда ― «Татарстан сөте» АҖ Бөгелмә сөт заводы директоры.
1999 елның августыннан Татарстанның Сарман районында: 12 августтан Сарман районы администрациясе башлыгы, халык депутатларының район Советы рәисе. 2006―2014 елларда Сарман муниципаль районы башлыгы. «Район башлыгы булып эшләгән елларда Нәфис Абдулкасыйм улы Сарманны республика рейтингында үз составында шәһәр һәм авыл халкы булган районнар арасында өченче урынга чыгарды» (Илдар Халиков) [2].
В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү хезмәте җитәкчесе.
2021 елның 13 декабренә кадәр – «Союз-Агро» ҖЧҖ җитәкчесе [3].
Җәмәгать эшчәнлегеҮзгәртү
2000―2004 елларда ― II чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- 2009 ел – Кадрлар белән нәтиҗәле идарә итү Бөтенроссия проекты лауреаты.
- 2017 ел – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале – күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен [4]
ГаиләсеҮзгәртү
Ике кызы.
ӘдәбиятҮзгәртү
- Закиров Нәфис Абдулксыйм улы. // Дамир Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 2нче китап. Чаллы, 2006 ел, 148нче бит.
СылтамаларҮзгәртү
- Закиров Нафис Абдулкасимович. VIPERSON.РУ
- С юбилеем, Нафис Абдулкасимович!(үле сылтама) Сармановский муниципальный район
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Закиров Нафис Абдулкасимович. Татары без границ
- ↑ Асхат Идиятуллин. Рулить Сармановским районом поручено шурину министра экологии РТ. Бизнес-онлайн, 20.11.2014
- ↑ Закиров Нафис Абдулкасимович. Аудиторская фирма «Авдеев и Ко»
- ↑ Признание заслуг. Казань Без Формата(рус.)