Рамил Нотфуллин (1961)

Рамил Нотфуллин, Рамил Рәшит улы Нотфуллин (1961 елның 28 июле, ТАССР, Балтач районы, Салавыч Сәрдегәне) — авыл хуҗалыгы эшлеклесе, 2012 елдан Татарстанның Балтач районы башлыгы. ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001). ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе иясе (2013).

Рамил Нотфуллин
Туган телдә исем Рамил Рәшит улы Нотфуллин
Туган 28 июль 1961(1961-07-28) (62 яшь)
ТАССР, Балтач районы, Салавыч Сәрдегәне
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Һөнәре агроном, район башлыгы
Балалар улы Айнур
Бүләк һәм премияләре ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2013).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 28 июлендә Татарстан АССР Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында туган. «Галим-агроном» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (1983). 1983-1985 елларда хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1978 елда Татарстан АССР Балтач районы «Социалистик Татарстан» күмәк хуҗалыгы эшчесе.

1983 елда, армиягә киткәнче, шул ук хуҗалыкта агроном - орлык белгече.

1985-1996 елларда ТАССР (1991 елдан ТР) Балтач районы «Татарстан» күмәк хуҗалыгында терлек азыгы җитештерү цехы башлыгы.

1996-2004 елларда ТР Балтач районы «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе.

2004-2012 елларда ТР Балтач районы ««Татарстан» авыл хуҗалыгы ширкәте» ҖЧҖ рәисе. (соңрак ҖЧҖ белән улы Айнур җитәкчелек итә)[1].

2012 елның 8 ноябреннән ТР Балтач районы башлыгы (ТР Дәүләт Шурасы депутаты - экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы булып сайланган Марат Зарипов урынына)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү