Михаил Марков (1900)
Михаил Марков (27 ноябрь, 1900, Царицын - 1981, Казан ) - геоботаник, биология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.
Михаил Марков | |
---|---|
Туган | 27 ноябрь 1900 Волгоград, Сарытау губернасы, Россия империясе яки Сарытау губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1981 Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Вишневски урамы[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | биология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Биография
үзгәртүМихаил Васильевич Марков 1900 елның 27 ноябрендә Саратов өлкәсенең Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендә туган.
Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый.
1920 елда бер үк вакытта ике югары уку йортына укырга керә: Казан дәүләт университетының физика-математика факультеты һәм Казан авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы институты, агрономия факультеты.
1924 елда ул ике университетны тәмамап, диплом ала.
1926-1929 елларда Казан дәүләт университетының ботаника кафедрасында аспирантурада белем ала.
22 ел дәвамында ул берьюлы ике югары уку йортында эшли.
1926 - 1948 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында ассистент, доцент (1930 елдан), профессор булып эшли.
1928 - 1947 елларда ул КСХИның ботаника бүлеге мөдире.
КДУда эшчәнлеге
үзгәртү1924 елдан Казан дәүләт университетының биология һәм туфрак факультетының ботаника бүлегендә фәнни хезмәткәр, доцент, 1940 елдан профессор булып эшли.
- 1945-1964 елларда ул геоботаника кафедрасы мөдире, һәм 1964 - 1974 елларда (геоботаника һәм үсемлек таксономиясе бүлекләре кушылганнан соң) - ботаника бүлеге мөдире.
12 ел дәвамында (1940-1952) КДУның биология һәм туфрак фәннәре факультеты деканы, 7 ел (1951-1958) университетның фәнни эш буенча проректоры була.
Гаиләсе
үзгәртү- Хатыны - Серафима Александровна Маркова, геоботаник, биология фәннәре кандидаты.
- Улы - Виталий Михайлович Марков, профессор, филология фәннәре докторы.
- Оныгы - Михаил Витальевич Марков, ботаника профессоры, биология фәннәре докторы.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртү1937 елдан биология фәннәре кандидаты. «Лес и степь в условиях Закамья Татарской АССР» темасына кандидатлык диссертация яклый (фәнни җитәкчесе - Андрей Яковлевич Гордягин) .
1939 елдан биология фәннәре докторы. Докторлык диссертациясе темасы - «Природные условия развития растительности в пойме».
Фәнни кызыксынулар:
- гомуми һәм эксперименталь геоботаника ,
- урман һәм дала арасындагы бәйләнешне өйрәнү,
- Татарстан болыннары үсемлекләре,
- Идел һәм Кама су басуларының үсемлекләре,
- агрофитоценология .
Күп санлы ботаника экспедицияләре һәм Татарстан АССР территориясендә гербарийлар җыю белән җитәкчелек итә.
Ул геоботаниянең яңа юнәлешен - агрофитоценологияне үстерү белән шөгыльләнә
Татарстан АССРдагы болыннар (печәнлекләр һәм көтүлекләр) хуҗалык инвентаризациясе белән җитәкчелек итә, аларны рациональ файдалану һәм продуктлылыгын арттыру буенча гамәли тәкъдимнәр эшли. Чүп үләннәренә каршы тору өчен фәнни тәкъдимнәр эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүБасмалар
үзгәртү- Дикорастущие лекарственные растения Татарской АССР. Казань, Татгосиздат, 1944, 74 с.
- Луга Татарской АССР (сенокосы и пастбища). Казань, 1946, 166 с.
- Растительность Татарии. Казань, Татгосиздат, 1948, 128 с.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Русские ботаники: (Ботаники России — СССР): биогр.-библиогр. словарь / Сост. С. Ю Липшиц. Отв. ред. В. Н. Сукачев. — М.: Изд. Моск. о-ва испытателей природы, 1952. — Т. 5. — 620 с. — с. 332-333
- Любарский Е. Л. Казанская геоботаническая школа. Казань, 2013.
- Штрихи к портрету Михаила Васильевича Маркова. К 120-летию со дня рождения (1900–1981) // М. В. Марков — Ботанический журнал, 2021, том 106, № 6, с. 612–617.
- Туганаев, В. В. Моя вселенная / В. В. Туганаев, ГОУ ВПО "Удмуртский государственный университет", Каф. общ. экологии. — Ижевск, 2011. — 195, [1] с.