Ольга Борисовна Любимова (1980 елның 31 декабре, Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, журналист һәм театр белгече. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе мәдәният министры.

Ольга Любимова
Туган 31 декабрь 1980(1980-12-31) (43 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре дәүләт хезмәткәре, сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Ата-ана

 Ольга Любимова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Ольга Любимова 1980 елның 31 декабрендә Мәскәү шәһәрендә туган. Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 1234 нче Мәскәү гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый[1]; 5 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр Преподобный Нестор Летописец исемендәге тарих-филология православие гимназиясендә укый[2].

Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында укый, соңрак «театр белгече» белгечлеге буенча ГИТИСның (РАТИ) театр өйрәнү факультетын тәмамлый.

Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында уку чорында РЕН ТВ, ТВ Центр телеканалларында, «Наше радио», «Радио Рокс» радиостанцияләрендә практика узган.

Карьера үзгәртү

2000 елда — «Европа Плюс» радиостанциясе корреспонденты.

2001 елдан телевидениедә эшли. Башта ТВЦ каналында чыккан Рус православ чиркәвенең мәгълүмат агентлыгының «Ортодокс» программасы корреспонденты.

2001 елдан 2009 елга кадәр (тәнәфес белән) «Третий канал»да эшләгән. Башта (2003 елга кадәр) «Глеб Пьяных белән атна йомгаклары», «Төп тема», «Сорау бәясе», «Дольче Вита», «Пётр Толстой белән нәтиҗәләр» программалары корреспонденты булган. Аннары «Регион» (2003—2004) һәм «Русский взгляд» (2003—2004, 2006—2009) программалары шеф-редакторы булып эшли.

2005 елның июленнән 2009 елның июленә кадәр «Столица» телеканалында «Горожанка» ток-шоу, «Мәскәү-2009», «Шәһәр һәм кешеләр» программаларын алып барган.

2010 елның декабреннән 2011 елга кадәр — «Культура» телеканалында «Контекст» йомгаклау мәгълүмат-аналитик программасы җитәкчесе[3].

2011—2012 елларда — «Телеканал ТВ-3» ҖЧҖ программа департаментының документаль кино өлкән продюсеры[4].

Параллель рәвештә Рус православ чиркәвенең мәгълүмат агентлыгында эшли, анда төрле вакытта «Православ календаре» (РТР), «Рус караш» («Третий канал» белән берлектә) тапшырулар шеф-мөхәррире була, «Спас» телеканаллары өчен программалар төзүдә («Татьяна көне», «Фома», «Семинаристлар»), Коткаручы Христос Храмыннан гыйбадәтләрне турыдан-туры трансляцияләүне һәм Иерусалимнан Изге утны озатуны оештыруда катнаша.

«Россия-1», «Культура», «Первый канал» телеканаллары өчен төшерелгән 80 нән артык документаль фильмны булдыруда катнашкан, шул исәптән «Россия-1», «Культура», «Первый канал» телеканаллары өчен. «Патриарх юлы» (2009), «Чит җир» (2013), «Сугыш һәм мифлар» (2014), «Никита Михалков» (2015, сценарий авторы) һ.б. документаль фильмнар сценарие авторы[5].

«Рус караш» (шулай ук мәдәният бүлеге мөдире булган), «Сәяси журнал», «Афиша» (аның бердәнбер материалы 2005 елның апрелендә Федор Хитрук белән интервью булган)[6][7], «Esquire» журналларында басылып чыккан.

2015 елның ноябрендә мәдәният министрлыгының кинематография департаменты җитәкчесенең киңәшчесе була (уен булмаган һәм анимацион фильмнарга дәүләт ярдәме бүлеге буенча)[8]. Элегрәк мондый вазыйфа булмаган[9].

2016 елның октябреннән 2018 елның гыйнварына кадәр — «Первый канал» АҖ социаль һәм публицистик программалар дирекциясе директоры урынбасары[10].

2018 елның 17 гыйнварыннан 2020 елның 21 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының кинематография департаменты җитәкчесе[11].

2020 елның 21 гыйнварыннан — Россия Федерациясе мәдәният министры.

2022 елда Рус православ чиркәвенең II дәрәҗә Александр Невский Изге благоверный бөек кенәзе ордены белән бүләкләнә[12].

Гаилә үзгәртү

  • Бабасы — Николай Михайлович Любимов (1912—1992), совет тәрҗемәчесе, мемуарлар авторы.
  • Әтисе — Борис Николаевич Любимов (1947), совет һәм Россия театр белгече һәм педагог, театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белеме кандидаты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесы ректоры, Россия дәүләт академия Кече театрының сәнгать җитәкчесе урынбасары, ГИТИСның Россия театрының тарих кафедрасы мөдире[13].
  • Әнисе — Мария Вадимовна Шверубович (1949—2018)[14], актриса һәм театр белгече.

Ольганың әтисе ягыннан ата-бабалары арасында — Вологодск губернаторы Михаил Николаевич Кормилицын (карт бабасының атасы) һәм Рязань губернаторы Николай Аркадьевич Болдарев (карт бабасының атасының атасы). Әнисе ягыннан театр эшлеклесе Вадим Васильевич Шверубовичның оныгы, актёрлар Василий Иванович Качалов һәм Нина Николаевна Литовцеваның оныкчыгы.

Кияүдә, ире — Евгений Александрович Баранов, «Первый канал» журналисты һәм комментаторы (2006 елдан)[15].

Балалары — улы Никита һәм кызы Варвара.

Фильмография үзгәртү

Сценарий авторы:

  • «Путь Патриарха» (2009)
  • «Великая Пасха» (2011)
  • «Столыпин. Выстрел в Россию. XX век» (2012)
  • «Изборск. Путешествие во времени» (2012)
  • «Чужая земля» (2013)
  • «Ангелы с моря» (2013)[16]
  • «Своя земля» (2014)[17]
  • «Преподобный Сергий Радонежский» (2014)
  • «Война и мифы» (2014)
  • «Флаг. Символ преемственности» (2014)[18]
  • «Никита Михалков» (2015) — автордаш

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 3 канал — Телеведущие и журналисты. әлеге чыганактан 2008-02-22 архивланды. 2020-01-21 тикшерелгән.
  2. Ольга Любимова: Жизнь и смерть православного ТВ. www.pravmir.ru. 2020-01-21 тикшерелгән.
  3. Премьера. "Контекст". Культура (2010-12-19). әлеге чыганактан 2020-04-10 архивланды. 2022-05-29 тикшерелгән.
  4. Любимова Ольга Борисовна. Министерство культуры РФ (2020-01-22). әлеге чыганактан 2020-02-06 архивланды. 2020-01-22 тикшерелгән.
  5. Биография нового министра культуры Ольги Любимовой. ТАСС. 2020-01-21 тикшерелгән.
  6. Ответы. Федор Хитрук, режиссер. Афиша (2005-04-11).
  7. Хитрук! Спасибо, что живой. Православный мир (2012-12-05).
  8. Ольга Любимова назначена и. о. руководителя департамента кинематографии Минкультуры. ТАСС. 2020-01-21 тикшерелгән.
  9. Предъявите ваши документы. Все сложно: итоги круглого стола о господдержке неигровых картин в 2014 году. Независимая газета (2015-11-25).
  10. В рамках 39-го ММКФ пройдёт IX питчинг дебютантов. Мир фестивалей (2017-06-07).
  11. Назначен новый руководитель департамента кинематографии Минкульта // Профисинема
  12. В Неделю сыропустную Предстоятель Русской Церкви совершил Литургию в Храме Христа Спасителя.
  13. Департамент кино Минкультуры возглавила автор православных фильмов // РБК
  14. Актриса «Современника» Мария Шверубович умерла на 69-м году жизни
  15. Человек Михалкова из театральной династии
  16. Ангелы с моря. Россия-1. әлеге чыганактан 2020-02-25 архивланды. 2022-05-29 тикшерелгән.
  17. В Бурятию приехала съемочная группа Никиты Михалкова. Информ Полис.
  18. Д/ф «Флаг. Символ преемственности». История.РФ. әлеге чыганактан 2020-09-19 архивланды. 2022-05-29 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү