Сәрвәр Әдһәмова

татар язучысы, тәрҗемәче

Сәрвәр Әдһәмовататар язучысы, тәрҗемәче.

Сәрвәр Әдһәмова
Туган 5 апрель 1901(1901-04-05)
Ырынбур губернасы Троицк шәһәре
Үлгән 10 ноябрь 1978(1978-11-10) (77 яшь)
Казан
Яшәгән урын Мергасов йорты[1]
Һөнәре язучы, тәрҗемәче [2]
Җефет Кави Нәҗми
Балалар улы Тансык (1927)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туа. Алты-җиде яшендә әнисеннән татарча укырга-язарга өйрәнә. 1911–1914 елларда Троицкидагы Александр училищесы дигән өч сыйныфлы кызлар мәктәбендә укый, аны мактау кәгазе белән тәмамлагач, ике ел дәвамында татар мөгал­лимәләре әзерли торган хосусый мәктәптә (дарелмөгаллиматта), соңра Троицк кызлар гимназиясендә белем ала.

1920 елда Тум медицина институтына укырга керә. 1921 елгы ачлык чорында Идел буе авылларыннан җыеп китерелгән ятим балалар йортында тәрбияче һәм мөгаллимә булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

С. Әдһәмованың иҗаты “Авыл тормышыннан бер күренеш” дигән кечкенә пьеса язудан башлана. Аның бу әсәре 1924 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга. Аннары “Хәзер бул!” дигән пьесасы, “Песи белән чыпчык”, “Минем апалар” дигән шигырь җыентыклары, “Дуслар”, “Тубалбаш”, “Хикәяләр, истәлекләр” исемле китаплары дөнья күрә.

1923 елның көзендә С.Әдһәмовага йөздән артык баланы туган яклары­на озата бару бурычы йөкләнә. Шул рәвешчә ул Казанга килеп чыга һәм бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. Берьеллык юридик курсларны тәмамла­ганнан соң, җиде-сигез ел дәвамында (1924–1932) әүвәл Татарстан Мәркәз крәстиян йорты каршындагы юридик бүлекнең мөдире булып эшли, анна­ры «Крәстиян гәзите» идарәсенең газета укучыларына консультация бирү бүлеген җитәкли.

Казанга күчеп килү, әдәбият-сәнгать кешеләре, язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашу, ниһаять, 1924 елда күренекле татар язучысы Кави Нәҗми белән гаилә тормышы башлап җибәрү С.Әдһәмованың әдәби иҗат эшенә тартылуына хәлиткеч йогынты ясый. 1924 елда ул «Хәзер бул!» дигән икенче пьесасын иҗат итә, соңга таба балалар өчен шигъри һәм чәчмә әсәрләр язарга керешә. Шул елларда аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге нәти­җәле эшчәнлеге дә башлана. Татар укучылары аны Максим Горький, Лев Толстой, Александр Пушкин, Антон Чехов, Мохтар Гавәзов һ.б. әдипләрнең әсәрләрен тәрҗемә итүче буларак беләләр. Рус әдипләреннән М.Горькийның барлык төп әсәрләре, Л. Толстойның хикәя-повестьлары, А.Чеховның хикәяләре, А.Пуш­кинның прозасы, чит ил классик әдәбиятыннан Д.Дефоның «Робинзон Крузо»сы, Д.Свифтның «Гулливер лилипутлар илендә»се, бертуган Гриммнарның мәшһүр «Әкиятләр»е татар укучысына нәкъ менә С.Әдһәмованың оста башкарылган тәрҗемәләре аша барып ирешәләр. Илленче еллар ахырында әдибә зур иҗади дәрт һәм тырышлык белән казакъ язучысы Мохтар Ауэзовның зур күләмле «Абай» роман-эпопеясын турыдан-туры казакъчадан тәрҗемә итү өстендә эшли. 1957 елда әсәрнең Казанда басылып чыгуы тар әдәби тәрҗемә өлкәсендәге зур бер казаныш итеп бәяләнә. Сәрвәр Әдһәмова – утызынчы еллардагы репрессияләр чорында со­вет режимы тарафыннан бер гаепсезгә рәнҗетелгән шәхес тә. 1938 елның 4 гыйнварында аны «халык дошманының хатыны» буларак кулга алалар (ире Кави Нәҗми ярты ел алданрак кулга алынган була). Шул ук елның 11 августында махсус киңәшмә әдибәне, Җинаятьләр кодексының 58 нче маддәсенә таянып, ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга граж­данлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Язучы Себернең төньяк төбәкләренә тоткын итеп озатылып, ике елдан артык урман кисү кебек авыр эшләрдә эшли, кышкы салкыннарда аяк-кулларын өше­теп җәфалана. 1940 елның 16 октябрендә кассация тәртибендә аның «эше» янәдән каралып, ул гаепсез табыла һәм иреккә чыгарыла.

Казанга кайткач, С.Әдһәмова, алда әйтелгәнчә, тәрҗемә эшләрен дәвам иттерә, дистәләрчә рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен татар укучысына җиткерә. Гомеренең соңгы елларында ул замандашлары турында истәлекләр, мемуар характерындагы документаль әсәрләр дә яза.

Сәрвәр Әдһәмова 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була.

С.Әдһәмова – 1945 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Гаиләсе үзгәртү

Ире Кави Нәҗми (1901—1957), язучы. Уллары Тансык (1927).

Хәтер үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://intertat.tatar/madaniyat/mergasov-yorty-taushalgan-khyyal-yorty-yaki-r-kh-t-kunakkhan-send-sergey-bel-n-t-n-kungan-tatar-kyzy/
  2. Тансык Нәҗметдинев. Всё о моей матери (рус.), Республика Татарстан (2001-10-11). 27 август 2022 тикшерелде. «А Галимджан Ибрагимов и вовсе был для них как старший брат. Именно по его совету мама начинает заниматься переводами на татарский язык произведений русских писателей. И первое, что он ей порекомендовал, — повесть Н.Тихонова «Война». Но сначала мама перевела повесть В.Катаева «Растратчики», опубликованную в 1930 году, а потом пришла очередь и повести Н.Тихонова. Затем она перевела и опубликовала в печати несколько произведений М.Горького — «Детство», «В людях», «Дело Артамоновых», «Фома Гордеев», а также А.Пушкина, Л.Толстого, Д.Дефо, Дж.Свифта.... После войны она продолжила переводческую деятельность. В эти годы она много переводит М.Горького — в общей сложности около двадцати произведений. А помимо этого — П.Бажова, А.Чехова, М.Пришвина, братьев Гримм, книгу Л.Космодемьянской «Повесть о Зое и Шуре»...»
  3. Гөлүзә Ибраһимова. Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 30.08.2021