Мергасов йорты (Казан)

Мергасов йорты — Казанның Дзержинский һәм Кави Нәҗми урамнары кисешкән урында урнашкан, 1928 елда конструктивизм стилендә төзелгән биш катлы йорт. 1917 елдан соң Казанда төзелгән беренче күп секцияле, көнкүрешкә җайланган торак йорт - совет архитектурасы истәлеге. Бу йортта язучылар Кави Нәҗми (1931-1952 елларда), Абдулла Алиш (1938-1941 елларда) һәм Ибраһим Гази (1952-1969 елларда), рәссам Магдалина Мавровская яшәгәннәр.

Мергасов йорты
Карта
Төр бина[d]
Мигъмари өслүб канструктивизем[d]
Урын Дзержински урамы һәм Кави Нәҗми урамы
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°47'38.191"тн, 49°7'3.425"кнч
Ачылган 1928