Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестры

Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестры (рус. Государственный академический симфонический оркестр Республики Татарстан) — 1966 елда Казанда Нәҗип Җиһанов башлангычы белән ачылган симфоник оркестр. Башлангыч чорында — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршындагы Татарстан АССР дәүләт симфоник оркестры[1]. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 18 ноябрендәге 1102нче санлы карары белән «Академик» исеме бирелгән[2].

Татарстан Республикасының
Дәүләт академик симфоник оркестры
рәсем
оркестр логотибы
Төп мәгълүмат
Жанр

заманча инструменталь-оркестр музыкасы, классик музыка

Барлыкка килгән

1966

Илләр

Россия байрагы РФ
(Татарстан Татарстан)

Шәһәр

Казан, Гоголь урамы, 4

tatarstan-symphony.com

Тарих үзгәртү

 
Гоголь урамы, 4нче йорт — оркестр адресы

Татарстан АССРда симфоник оркестр булдыру идеясен Татарстан АССР Композиторлар берлеге рәисе, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов тәкъдим итә. ТАССРда симфоник оркестр кирәклеге турындагы таләп 1950-еллардан башлап куела, ләкин союздаш республикалардан аермалы буларак, автономияле республика өчен үзәктән зур иҗади коллектив оештыруга рөхсәт алу мөмкин хәл булмый. Шуңа да карамастан, 1966 елның сентябрендә РСФСР Министрлар Шурасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында Татарстан АССР дәүләт симфоник оркестрын булдыру турында карар чыгара һәм РСФСР хөкүмәте оркестрны тоту чыгымнарын үз өстенә ала. Нәҗип Җиһанов һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе Фикрәт Табиев инициативасы буенча Казанга дирижер буларак Натан Рахлин чакырыла.

Оркестрның беренче составы Казан консерваториясен тәмамлаучылардан тора, алар 23 кеше була. Нәкъ менә шул состав белән Натан Григорьевич Рахлин үз репетицияләрен 1966 ел ахырында башлый. Аннары оркестр Мәскәү, Ленинград, Горькийдан килгән яшь музыкантлар белән тулылана башлый.

1967 елның 10 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Натан Рахлин җитәкчелегендәге Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе симфоник оркестрының беренче концерты уза. Әлеге концертта Бах, Шостакович һәм Прокофьев музыкасы яңгырый.

Казанның Ирек мәйданында 1967 елда төзелгән концерт залы оркестр өчен төп концерт һәм репетиция мәйданчыгы була. Оешуының беренче 13 елы — оркестр тарихында иң якты вакыйгаларга бай еллар: коллектив Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясый, ССРБның барлык эре шәһәрләрен диярлек концертлар белән йөреп чыга, Татарстанда аның популярлыгы гаять югары була.

Оркестр репертуарына, чит ил һәм рус классик музыкасыннан тыш, татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рәшит Кәлимуллин һәм Шамил Тимербулатовның күпсанлы әсәрләре керә.

1979 елда Натан Рахлин вафатыннан соң, оркестр белән Ренат Салаватов, Сергей Калагин, Равил Мартынов, Имант Коциньш эшли. 1985 елда сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер вазифасына Россия һәм Казакъстан ССР халык артисты Фуат Мансуров чакырыла, ул оркестрда 25 ел эшли. 2010 елда Фуат Шакир улының вафатыннан соң, яңа сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер итеп Александр Сладковский билгеләнә.

2007 ел сезонында Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залы(рус.) структурасына керә[3].

2010 елдан оркестр — мөстәкыйль юридик зат. Казанның Гоголь урамы, 4нче йорт адресы буенча урнашкан ике катлы бина ремонтланып, оркестрга тапшырыла.

Яңа чор үзгәртү

Оркестр белән җитәкчелек итүгә Петербург дирижерлык мәктәбе вәкиле Александр Сладковский килү белән оркестр үсешенең яңа этабы — масштаблы проектлар һәм дөньякүләм танылу этаплары башлана. Оркестр «Россиянең иң динамик үсештәге коллективларының берсе» дип атала башлый.

Оркестрның зур уңыш казанган әсәре — Александр Чайковскийның «Елец шәһәре, Мария һәм Тамерлан турында риваять» операсыннан «Тамерлан станы» увертюрасы.

Мәскәү филармониясенең Зур залында, Мәскәү консерваториясенең Зур залында, Мария театрының концерт залында абонемент концертлары бирә.

ТР Дәүләт симфоник оркестры катнашкан концертлар Сrescendo, «Байкалда йолдызлар», «Денис Мацуевның Оренбург сезоннары», «Чия урманы», «Хибла Герзмава чакыра», «Опера Априори» фестивальләре кысаларында, Клинда П. И. Чайковский исемендәге Халыкара сәнгать фестивале, Ла-Рок-д’Антерон Халыкара фортепиано музыкасы фестивале (Франция), Франциядә һәм Япониядә La folle journée һ. б. фестивальләр кысаларында Мәскәү, Пермь, Оренбург, Иркутск, Сочи, Төмән шәһәрләрендә уңыш белән бара. 2016 елда үзенең тарихында беренче тапкыр оркестр Аурупа туры кысаларында Австриянең Брукнерхауста (Линц) һәм Мюзикферайнның Алтын залында (Вена) концертлар бирә. 2018 елның декабрендә ТР Дәүләт симфоник оркестрының Кытайга беренче гастрольләре уза. 2019 елда Франциянең Нант шәһәрендә ARTE телеканалы La folle journée фестивалендә коллективның концертын яздырып трансляцияли.

Дирижерлар һәм солистлар үзгәртү

Төрле елларда оркестр белән күренекле дирижерлар Вероника Дударова, Эдуард Серов, Арнольд Кац, Владимир Зива эшләгән.

Оркестр белән чыгыш ясаган солистлар арасында Виктор Третьяков, Мстислав Ростропович, Гидон Кремер, Вадим Репин, Владимир Спиваков, Денис Мацуев, Юрий Башметов, Игорь Бутман, Владимир Крайнев, Михаил Плетнев бар.

Төрле елларда оркестр белән Г. Вишневская, И. Архипова, О. Бородина, Л. Казарновская, Х. Герзмава, Суми Чо, С. Кермес, А. Шаһиморатова, Т. Сержан, А. Бонитатибус, Д. Алиева, П. Доминго, Р. Аланья, З. Соткилава, Д. Хворостовский, В. Герелло, И. Абдразаков чыгыш ясаган.

Оркестр А. А. Юрлов исемендәге дәүләт академик хор капелласы, А. В. Свешников исемендәге Дәүләт академия рус хоры, Лев Конторович җитәкчелегендәге «Хор җырлары осталары» академик зур хоры, Эрнесакс, В. Минин җитәкчелегендәге хор коллективлары, М. И. Глинка исемендәге капелла белән зур күләмле куелышларда чыгыш ясый.

Фестивальләр үзгәртү

Оркестр оештырган фестивальләрнең беренчесе — «Рахлин сезоннары» аңа нигез салучы Натан Рахлинга багышлана.

Әлеге фестиваль артыннан «Ак сирень», «Казан көзе», «Concordia», «Иҗади ачыш» фестивальләре уза.

Оркестр Казан кирмәне һәм Казансу елгасы яр буе янындагы мәйданда меңләгән тамашачы өчен ачык һавада бушлай узучы «Казан көзе» халыкара опера фестиваленың опера йолдызлары гала-концертында уйный.

Александр Сладковский җитәкчелегендә оркестр халыкара аренага чыга: «Вёртерзее классик» (Клагенфурт, Австрия), «Артиссимо» һәм «Балтика музыка сезоннары» (Юрмала, Латвия) халыкара музыка фестивалендә катнаша.

Сладковский оештырган «Денис Мацуев дуслары янында» фестивале Татарстан һәм Россиянең мәдәни тормышында иң якты һәм күренекле вакыйгаларның берсе дип таныла. Беренче «Денис Мацуев дуслары янында» фестивале концертлары Мedici.tv аша күрсәтелә.

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале уздырыла'[4].

Язмалар үзгәртү

2012 елда Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестрның Sony Music һәм RCA Red Seal тавыш яздыру компанияләре белән хезмәттәшлеге башлана. Шул ук елда оркестр Sony Music һәм RCA Red Seal лейблларында ике альбом яздырган.

Аннары П. И. Чайковскийның «Манфред» симфониясе һәм С. В. Рахманиновның «Үлекләр утравы» симфоник поэмасы белән «Мәгърифәт» альбомы әзерләнгән. Дискны шулай ук Sony Music һәм RCA Red Seal чыгарган.

2013 елда оркестр Sony Music Entertainment Russia белән контрактка кул куя.

2016 елда «Мелодия» тавыш яздыру компаниясе белән берлектә берничә музыкаль проект гамәлгә ашырыла: Г. Малерның өч симфониясе (№№ 1, 5, 9), шулай ук Д. Шостаковичның барлык симфонияләре һәм уен кораллары концертлары яздырыла.

П. И. Чайковскийның барлык симфонияләре һәм уен кораллары концертларының язмасы 2020 елның язында Sony Classical лейблында чыга.

Баш дирижерлар үзгәртү

Оркестр башкарган татар композиторлары әсәрләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Государственный симфонический оркестр Республики Татарстан. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. стр. 156. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү