Иоһанн Себастьян Бах
Иоһанн Себастьян Бах (алман. Johann Sebastian Bach; 31 март (21 март иске ст. ) 1685 ел, Айзенах, Саксен-Эйзенах – 28 июль 1750 (яңа стиль), Лейпциг , Саксония, Изге Рим империясе) – алман композиторы, барокко дәвере вәкиле, виртуоз органчы, музыка педагогы. Музыка тарихында иң бөек композиторларның берсе булып санала.
Иоһанн Себастьян Бах Johann Sebastian Bach | |
¬Бах портреты (1746) | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Johann Sebastian Bach |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары |
1710-1750 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
композитор, органчы |
Кораллар | |
Жанрлар | |
Псевдонимнар | |
IMDb | |
Култамга |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бар гомерендә Бах меңнән артык әсәр яза. Аның иҗатында шул чорның барлык әһәмиятле жанрлары чагыла (операдан кала); ул барокко дәвере музыка сәнгатенең казанышларын гомумиләштерә. Бах – полифония остасы. Дөрес, беренче чиратта бу клавирга кагыла: аның әсәрләрен башкарганнар һәм нәшер иткәннәр, дидактик максатларда кулланылганнар. Чиркәүдә Бахның орган өчен әсәрләре яңгыраган. Аның кантат-ораториаль әсәрләре сирәк яңгыраган (Лейпцигтагы «Изге Фома» чиркәвендә ноталар кадерләп сакланганнар), гадәттә, Карл Филипп Иммануил Бах соравы буенча, ләкин 1800 елда ук Карл Фридрих Цельтер Singakademie - Берлин җырчы академиясен төзи, аның төп максаты Бахның җырчылык мирасын пропагандалау була. Цельтерның укучысы, егерме яшьлек Феликс Мендельсон-Бартольдиның 1829 елның 11 мартында Берлинда «Матфей пассионнарын» башкаруы җәмәгатьчелектә киң резонанс тудыра. Мендельсон үткәргән репетицияләр дә зур вакыйга булалар – аларга бик күп музыка сөючеләр килә. Тамаша шундый зур уңышка ирешә ки, концертны Бахның Туу көнендә кабатлыйлар.
Бах иҗаты соңрак булган композиторлар музыкасында бик нык йогынты ясый. Һичшиксез, Бах Яңа һәм Иң яңа вакытның бөтен музыкасын барлыкка китерә – музыка тарихы да Бахка кадәрге һәм Бахтан соңгы дәверләргә бүленә. Аның педагогик әсәрләре бүгенгесе көндә дә кулланыла.
Көйләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүИоһанн Себастьян Бах башка проектларда: | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Иоһанн Себастьян Бах. Әсәрләрнең тулы җыелмасы 2013 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)
- Калып:IMSLP
- J. S. Bach Home Page (ингл.) —Бахка багышланган ресурс
- Бах кантаталары
- Bach-Archiv Leipzig (алм.)
- Bachhaus Eisenach (алм.)
- The Complete Cantatas(үле сылтама) (ингл.)
- Матфей пассионнары 2013 елның 3 июнь көнендә архивланган. BWV 244 (алм.) (ингл.) (фр.) (исп.) (италь.) (яп.) (порт.) (рус.) (швед.) (кыт.) (иврит)