Дамир Шәрипҗанов

Россия хоккейчысы

Дамир Шәрипҗанов, Дамир Әмирҗан улы Шәрипҗанов (рус. Дами́р Амирзя́нович Шарипзя́нов, 1996 елның 17 феврале, РФ, ТР, Түбән Кама) ― Түбән Кама хоккей клубында тәрбияләнгән хоккейчы. Континенталь хоккей лигасының «Авангард» командасы уенчысы һәм капитаны. 2021 елгы Гагарин Кубогы иясе. 2022 елгы Олимпиаданың (Пекин) көмеш призеры. Россиянең атказанган спорт мастеры (2023).

Дамир Шәрипҗанов
Туган телдә исем Дамир Әмирҗан улы Шәрипҗанов
Туган 17 февраль 1996(1996-02-17) (28 яшь)
РФ, ТР, Түбән Кама
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре хоккейчы
Җефет Виолетта
Балалар улы Даниар
Ата-ана
  • Әмирҗан Салихҗан улы (әти)
  • Алсу Мидхәт кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены медале - 2022 Россиянең атказанган спорт мастеры – 2023
Спорт такымы әгъзасы Авангард

Карьерасы: «Оуэн Саунд» (Онтарио хоккей лигасы) ― 2013―2016; «Онтарио» (АХЛ) ― 2016/17; «Нефтехимик» (Түбән Кама) ― 2017―2020; «Авангард» (Омск) ― 2020/21 сезоныннан.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1996 елның 17 февралендә Түбән Камада туган. Малайга 7 яшь булганда, әти-әнисе аны хоккейга бирә. Моннан тыш, ирекле көрәш, чаңгы спорты, футбол белән дә шөгыльләнә. Бер үк вакытта ике секциягә йөрү өчен баланың көче җитмәгәнлектән, хоккейны гына калдырырга карар ителә. Беркайчан да йөкләнешкә зарланмаган Шәрипҗановны зур спорт киләчәге көткәнен тренерлары күргәннәр. Балалар һәм яшүсмерләр турнирларында, беренчелекләрдә һәм чемпионатларда катнаша.

Профессиональ карьерасын 2012 елда Яшьләр хоккей лигасында дебют ясаганда башлый. Ул вакытта «Реактор» (Түбән Кама) командасы составында уйный.

2013 елда Онтарио хоккей лигасына кабул итәләр. Чит илдә «Оуэн Саунд Аттак» командасы өчен чыгыш ясый, анда өч сезон үткәрә, 2015 елда Милли хоккей лигасы клубы «Лос-Анджелес Кингз» белән контракт төзи.

2016/2017 елгы сезонны Америка хоккей лигасының (AHL) «Онтарио Рейн» һәм Көнчыгыш яр буе хоккей лигасының (ECHL) «Манчестер Монаркс» фарм-клубларында уйный. 2017 елның маенда «Лос-Анджелес Кингз» Шәрипҗановны «Нефтехимик»ка арендага бирә, аның составында Континенталь хоккей лигасында (КХЛ) дебют ясый. Киләсе сезонда «Нефтехимик» белән тулы контракт төзи. Өч сезонда 182 матчта уйный, 18 шайба кертә һәм 48 нәтиҗәле тапшыру ясый. 2020 елның маенда Омскиның «Авангард» командасына күчә[1], аның составында 2020/2021 елгы сезонда Гагарин кубогына ия була.

2023 елның 2 ноябрендә СКАга каршы матчта хет-трик ясый (5:3), матчның 28нче минутына тигез составларда өч шайба ыргыта.

Җыелма командада үзгәртү

2014 елда илнең яшьләр җыелма командасы составында Яшьләр суперсериясендә җиңүче була. 2016 елгы яшьләр дөнья чемпионатына чакырыла, анда турнирның көмеш медальләрен яулый. Россиянең Олимпия җыелма командасы составында 2018 елда Германия кубогын яулый. 2019 елның ноябрендә Карьяла кубогында Россия милли җыелма командасының төп составында дебют ясый.

Уңышлары үзгәртү

  • Subway Super Series җиңүчесе — 2014
  • Яшьләр арасында дөнья чемпионатының көмеш призеры — 2016
  • Гагарин кубогы иясе — 2021
  • Олимпия уеннарының көмеш призеры — 2022

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2022 елның 25 феврале) ― 2022 елда Пекин шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) XXIIV Кышкы Олимпия уеннарында күрсәткән югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен[2]
  • Россиянең атказанган спорт мастеры (2023)[3]

Гаиләсе үзгәртү

Татар һәм рус телләреннән башка, инглиз телен яхшы белә[7].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү