Мидхәт Газыймов

укытучы, музей оештыручы

Мидхәт Газыймов, Мидхәт Гариф улы Газыймов (рус. Мидхат Гарифович Газымов; 1942 елның 2 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Яңа Чишмә районы, Зирекле 2022 елның 11 октябре, шунда ук) ― укытучы, һәвәскәр тарихчы-туган якны өйрәнүче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Халык иҗаты һәм көнкүреше музеен нигезләүче һәм беренче директоры (1992―2017)[1].

Мидхәт Газыймов
Туган телдә исем Мидхәт Гариф улы Газыймов
Туган 2 гыйнвар 1942(1942-01-02)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яңа Чишмә районы , Зирекле
Үлгән 11 октябрь 2022(2022-10-11) (80 яшь)
РФ, ТР, Яңа Чишмә районы , Зирекле
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, һәвәскәр тарихчы
Бүләк һәм премияләре Фидакарь хезмәт өчен медале - 1970
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - 2000«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2021

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1942 елның 2 гыйнварында[2] Татарстан АССР (хәзерге Татарстанның) Яңа Чишмә районы Зирекле авылында гаиләдә бишенче бала булып туган. Әтисен бер тапкыр да күрә алмый: сугышка киткән әтисе Гариф Газыйм улы (1907 елда туган) 1943 елның 11 февралендә фронтта һәлак була һәм Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәре янындагы Беседино авылында туганнар каберлегендә җирләнә. Әнисе Рәсилә Нурулла кызы (1911―1990) дүрт бала тәрбияли (бер кызы яшьли үлә) һәм аларны аякка бастыра, өчесенә югары белем бирә[3]. Балачагы турында истәлекләрендә сугыш чоры, сугыштан соңгы кыенлыклар бер җөмләгә сыеп беткән: «1949 елда мәктәпкә бара алмадым, кияремә кием юк иде...» Зирекле урта мәктәбен тәмамлагач (1959), Яңа Чишмә РТСында грузчик, мәктәптә электромонтер, башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән.

Башта В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач (1961―1964, 1962 елның октябрь аенда Кариб кризисына эләгә), тарих факультетына күчеп, укуын тәмамлый (читтән торып, 1969). Озак еллар укытучы булып эшли, үз авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеменнән, шулай ук рәсем, сызым, географиядән белем бирә. КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетын тәмамлаган (1986 ел)[4].

 
Халык иҗаты һәм көнкүреше музее (ремонтка кадәр)

Авыл мәктәбе укытучысы буларак, 1979 елның 1 гыйнварында «Мәктәпне тәмамлаучылар музее»н оештыра, 1982 елның 1 сентябрендә музей ачыла, мәктәп укучыларын һәм район халкын музей эшенә актив җәлеп итә. 4 меңгә якын экспонат туплана. 1992 елда Халык иҗаты һәм көнкүреше музее республиканың музей челтәренә мөстәкыйль музей учреждениесе буларак кертелә. 1999 елда мәктәптән китеп, музей белән генә шөгыльләнә: 1992―2017 елларда ― музей директоры, 2017―2019 елларда ― музейның гыйльми хезмәткәре.

Музейны бина, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү, музей экспозициясен төзү буенча зур оештыру эше башкарыла. Музейда халык иҗаты һәм көнкүреше әйберләреннән уникаль коллекция формалаштырылган. Бүген (2024 елның гыйнварына) музейда 2655 төп һәм 325 фонд экспонатлары саклана. Чигүле сөлгеләр, ашъяулыклар, кашага, мендәр тышлары, намазлыклар коллекцияләре музей фондын тәшкил итә. Музейда шулай ук архив материаллары саклана. Музейда китапханә булдырылган, аның фондларында 5 меңгә якын китап бар.

Күп еллар авыл һәм район тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Архив материалларына нигезләнгән, Зирекле авылы, «Кичү» (Кичуй) колхозы, мәктәп, музей, авылдагы төрле учреждениеләр тарихларына багышланган, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган сугышында катнашучылар (1979―1989 еллар) турында дистәләгән документаль китаплар авторы: «Зиреклем зирәкләре» (2009), «Мәктәбем, син – үскән бишегем» (2009), «Сугыш өткән еллар» (2010), ««Яңа тормыш»та – яңача» (2012), «Зиреклем тамырлары» (2015) һ. б. 2001 елдан 2016 елга кадәр 624 бәетне үз эченә алган 6 бәет китабы җыелган һәм чыгарылган. Авторның 70 еллыгына үзе язган 92 бәетне эченә алган «Тормыш чоңгыллары» исемле китабы чыгарылган. Музей тарафыннан барлыгы 16 китап, автордаш булып 20 китап басылган. Матбугат битләрендә берничә меңнән артык язмалары дөнья күргән[5].

Ике тапкыр Зирекле авыл советы (1994―2004) һәм Яңа Чишмә район советы (2000―2005) депутаты итеп сайланган. 2013 елдан Татарстан музейлары ассоциациясендә, идарә әгъзасы булып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Намуслы хезмәте һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен 100 дән артык бүләге бар. Чистай районының (1963―1983 елларда Зирекле Чистай районы составында [6]) Почет китабына һәм Почет тактасына кертелгән булган. 2010 елда «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелә.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны, шулай ук педагог Зәйтүнә Гафур кызы белән биш бала тәрбияләгәннәр, барысы да югары белемле. Кызлары Алсу, Чулпан, Ландыш, уллары – Булат, Алмаз. Алсуның улы Дамир (1996) ― танылган хоккейчы, «Авангард» командасы капитаны.

Хәтер үзгәртү

  • Зирекле музее хезмәткәрләре һәм гаиләсе тарафыннан «Мидхәт Газыймов» китабы әзерләнгән һәм бастырылган.
  • Зирекле музеенда аның эшчәнлегенә багышланган экспозиция ачылган.
  • Зирекле музее аның исемен йөртә[7].
  • Музейга нигез салучыга бина диварында мемориаль такта куелган.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Мәкалә

Сылтамалар үзгәртү