Авангард (хоккей клубы)

«Авангард»Омск шәһәреннән Совет һәм Русия хоккей клубы. КХЛда чыгыш ясый. 1959 һәм 1973 елларда РСФСР чемпионы. 2004 һәм 2021 елларда Русия чемпионы. 2021 елда Гагарин Кубогына ия була.

Авангард
Ил: Русия Русия
Шәһәр: Омск
Нигезләнгән: 1950 елның 7 ноябре
Өй аренасы: G-Drive Аренасы
Хоккей лигасы: КХЛ
Дивизион: Чернышёв

Конференция: Көнчыгыш

Стадионнар үзгәртү

  • 1950—1986 — «Динамо» Стадионы[1].
  • 1987—2006 — В. Н. Блинов исемендәге спорт-концерт комплексы (2000 елга кадәр «Иртыш» спорт-концерт комплексы дип аталган).
  • 2007—2018 — «Арена Омск». 2003 елда Леонид Полежаев инициативасы белән яңа арена төзү турында карар кабул ителә, ул 2007 елның 31 августында ачыла.
  • 2018—2022 — «Балашиха» Аренасы. 2018 елның августында «Авангард» лигага «Арена-Омск»ның 2018/19 сезонында КХЛ чемпионаты матчларын үткәрү өчен яраксыз булуы һәм клуб өчен резерв өй аренасын эзләү кирәклеге турында хәбәр итә. Консультацияләрдән соң клуб КХЛның техник регламентына туры килгән Балашиха (Мәскәү өлкәсе) аренасын сайлаган.
  • 2022—хәзерге заман — G-Drive Аренасы. 2019 елда сүтелгән «Арена Омск» урынында төзелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Хоккейный клуб «Авангард». 60 хоккейных лет. Справочник. Омск, 2010. С.9