Нефтехимик (футбол клубы, Түбән Кама)

Нефтехимик1991 елда нигезләнгән Түбән Кама футбол клубы.

Нефтехимик
Тулы исем ҖЧҖ «„Нефтехимик“ футбол клубы»
Нигезләнгән 1991
Стадион Нефтехимик (стадион)
Тренер -
Лига Русиянең беренче футбол дивизионы
Сайт fcnh.ru(рус.)
Штаб-фатир Түбəн Кама, Татарстан, Россия
Team colours Team colours Team colours
Team colours
Team colours
 
Өй формасы
Team colours Team colours Team colours
Team colours
Team colours
 
Кунак формасы colours

Тарих үзгәртү

«Нефтехимик» командасы 1960-еллар уртасында Түбән Кама химкомбинаты карамагында нигезләнә. 1990 елга кадәр команда республика ярышларында гына катнашкан. 1990 елда клуб икенче түбән лигада (совет футбол системасында дүртенче дивизион) катнашырга хокукын ала.

1991 елда клуб 22 урыннардан тугызынчы урынны ала. 1992 елда «Нефтехимик» Русиянең икенче футбол дивизионының 5-нче зонасында беренче урынны ала һәм Беренче дивизионга чыга.

1993 елда лигаларның үзгәртеп оештыру нәтиҗәсендә, 58 командардан 38 икенче дивизионга төшкәннәр, ләкин «Нефтехимик» беренче дивизионда торып кала.

1994 елда «Нефтехимик» үзенең иң яхшы результатын күрсәтә — беренче дивизионда 6-нче урынын ала.

1998 елда команда икенче дивизионга төшә, ләкин 2001 елда ул беренче дивизионга кире кайта.

2004 елда команда икенче дивизионга төшә.

2007 елда «Нефтехимик» «Рубин» футбол клубы белән партнёрлык турында килешүне төзиләр.[1]

2011/12 сезонда Русиянең икенче футбол дивизионының «Урал-Идел» зонасында беренче урынын ала һәм беренче дивизионга чыга.

Баш тренерлар үзгәртү

  • 1991—1992 — Владимир Морозов
  • 1992 — Владимир Муханов
  • 1993—1996 — Геннадий Сарычев
  • 1996 — 1997 — Виктор Антихович
  • 1997 — Александр Афонин
  • 1998 — Геннадий Сарычев
  • 1998 — Борис Синицын
  • 1999—2001 — Иван Буталий
  • 2001 — 2002 — Владимир Морозов
  • 2003—2004 — Владимир Пачко
  • 2004 — Александр Ефремов
  • 2004 — 2010 — Владимир Клонцак
  • 2010 — 2011 — Станислав Цховребов
  • 2011 — 2012 — Андрей Ситчихин
  • 2012 —2013 — Дмитрий Огай
  • 2013—... — Рөстәм Хуҗин

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү