Рамил Муллин
Рамил Муллин, Рамил Хәмзә улы Муллин (1974 елның 10 мае, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы башлыгы (2022 елның 19 сентябреннән) һәм Түбән Кама мэры (2021 елның 10 ноябренән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе, 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы), 2013―2021 елларда ― Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы. Медицина фәннәре кандидаты.
Рамил Муллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рамил Хәмзә улы Муллин |
Туган | 10 май 1974 (50 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм П. А. Столыпин ис. Идел буе идарә итү институты[d] |
Һөнәре | табиб, мэр, район башлыгы |
Сәяси фирка | Бердәм Русия[1] |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре кандидаты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1974 елның 10 маенда Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында туган. «Табиб» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (2008), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2013), Идел буе дәүләт хезмәте академиясен (Сарытау, 2014) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү1996—1998 — Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәре.
1998—2001 — Мөслим районы дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге санитар табибы.
2001—2003 — Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.
2003—2006 — Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге баш табибы.
2006—2010 — Түбән Кама районы башлыгы урынбасары.
2010—-2013 — Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең муниципаль контроль мәсьәләләре буенча урынбасары – административ техник контроль идарәсе башлыгы.
2013—-2021 — Мөслим муниципаль районы башлыгы.
2021 елдан ― Түбән Кама мэры (10 ноябрьдән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе[2], 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы)[3].
2022 елның 19 сентябреннән ― Түбән Кама муниципаль районы башлыгы[4].
Эшләгән эшләре
үзгәртүРайон күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция үткәрелә, яңалары төзелә:
- 2014 елда «Туган як» музее яңа бинага күчерелә.
- 2016 елда «Аргамак» ат комплексы сафка баса.
- Район үзәк хастаханәсе ремонт-реконструкция үткәннән соң яңадан ачыла.
- Сарман аграр көллияте филиалы бинасына капиталь ремонт үткәрелә[5].
- 2017 елда Мөслим җәмигъ мәчете төзелеп бетә[6].
- 2017 елда спорт сарае ачыла.
Юлларга асфальт түшәү, аларны яңа технологияләр нигезендә ремонтлау эшләре башкарыла[7]. Ике дистәгә якын мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр ташландык хәлдә яткан җирләр чистартылып, яңартылып, Пушкин скверы, «Курай» паркы, «Кояшлы Ык» ял итү зоналары төзелде[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://web.archive.org/web/20220226071109/https://er.ru/person/f6145929-f137-435c-80f7-286de2822194
- ↑ Рамил Муллин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына расланды. Азатлык радиосы, 10.11.2021
- ↑ Елена Рощупкина. Муллин возглавил исполком Нижнекамского района. Татар-информ, 4.10.2021
- ↑ Рамил Муллин бертавыштан Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы итеп сайланды. Татар-информ, 19.09.2022
- ↑ Заманча уку йорты(үле сылтама)
- ↑ Мөслимдәге Җәмигъ мәчете үз ишекләрен ачты, archived from the original on 2017-08-24, retrieved 2017-09-17
- ↑ Мөслим – Актаныш юлында ремонт бара(үле сылтама)
- ↑ «Казан утлары», 2017 ел, № 8
- ↑ 9,0 9,1 Гадел Әхмәтҗанов. Бөтенроссия авыл Сабан туенда дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Татар-информ, 4.07.2021
Әдәбият
үзгәртү- Рамиль Муллин: «Созидая, мы получаем эффект аккумуляции радости» 2021 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган.. «Строители Татарстана», 14.09.2015
- Рамил Муллин: «Иң зур теләгем – район халкының тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү». «Казан утлары», 2017 ел, № 8.
Сылтамалар
үзгәртү- Глава муниципального района 2017 елның 7 сентябрь көнендә архивланган.
- Мөслим районы «Рәсми Татарстан» порталында 2017 елның 12 август көнендә архивланган.
- Мөслим районының рәсми мәгълүмат сайты 2017 елның 16 сентябрь көнендә архивланган.
- Р.Х. Муллин «Чикләрсез татарлар» сайтында 2021 елның 16 сентябрь көнендә архивланган.