Муса Җәлил һәйкәле (Түбән Кама)

Муса Җәлилгә һәйкәл Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Октябрьнең 50 еллыгы проспектында урнашкан.
Һәйкәлнең авторы — Рәис Сафин, архитектор — Фирдәвис Ханов.

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Түбән Кама, Лемаев скверы
Сынчы Рәис Сафин
Төзелеш датасы 2012 ел
Материал бронза

Тарих үзгәртү

2012 елның 27 августында Түбән Каманың «Түбәнкаманефтехим» ААҖнең Иҗат йорты каршындагы Н.В. Лемаев скверында (Октябрьнең 50 еллыгы проспекты) ачылган.
Ачу тантанасы бераз соңрак Шәһәр көнендә (30 август) үткәрелә.
Монументның авторы — Рәис Сафин. Архитектура — Фирдәвис Ханов.

Сыйфатлама үзгәртү

Һәйкәл өлешләп бронзадан коелган, биеклеге 3,5 метр. Шагыйрь бөтен буена сурәтләнгән, өстендә хәрби кием: солдат гимнастеркасы һәм чалбары, кирза күнитекләрдән.
Кулын йөрәге өстенә куеп, еракка уйланып төбәлгән. Аның позасы ныклык, көч һәм батырлыкны күрсәтеп тора.
Мәрмәр аслыкта шагыйрьнең исем-фамилиясе, туу-үлү еллары русча һәм татарча алтын хәрефләр белән язылган.
Гранитта шигырь юллары да бар:

Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит.

Һәйкәл тирәсендә чәчәкләр утыртылган, брусчаткадан мәйданчык җәелгән, агач эскәмияләр куелган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү