Түбән Кама агросәнәгать көллияте
Түбән Кама агросәнәгать көллияте рус. Нижнекамский агропромышленный колледж — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә (1961 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1966 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы. Түбән Кама районы Иске Чишмә авылында 1нче филиалы урнашкан (423563 ТР Түбән Кама районы, Иске Чишмә авылы, Түбән Кама урамы, 15нче йорт). 2015 елдан Әгерҗе шәһәрендә 2нче санлы филиалы эшли.
Директор (2011 елдан) — Айдар Кави улы Кадыйров.
Түбән Кама агросәнәгать көллияте | |
---|---|
Нигезләү елы | 1980 |
Урын | Түбән Кама |
Адрес | 423570 ТР Түбән Кама, Яшьлек урамы, 23нче йорт |
Сайт | https://edu.tatar.ru/nkamsk/org6217, http://apkcollege.com/ |
Логотип |
Тарих
үзгәртүКөллият 2007 елның сентябрендә ТР министрлар кабинеты карары белән оештырыла.
Белгечлекләр
үзгәртү2017-2018 уку елына көллияткә (филиаллары белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[1] буенча 220 студент кабул ителә.
- Эретеп ябыштыручы (газ белән, электр белән) — 2 ел 10 ай укыйсы.
- Автомеханик — 2 ел 10 ай укыйсы.
- Юл төзү һәм төзелеш машиналары машинисты — 2 ел 10 ай укыйсы.
- Биналар һәм корылмалар төзү һәм файдалану — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Автомобиль юлларын һәм аэродромгнарны төзү һәм файдалану — 4 ел 10 ай укыйсы.
- Компьютер системаларында программалаштыру — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Автомобиль транспортына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Йорт һәм коммуналь хуҗалыклар сервисы — 2 ел 10 ай укыйсы.
- Эретеп ябыштыру җитештерүе — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Чәчтараш сәнгате — 2 ел 10 ай укыйсы.
- Электр станцияләре җиһазларын ремонтлау буенча слесарь
- Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше остасы
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторист-машинисты
- Төзелеш эшләре остасы[2]
Сылтамалар
үзгәртү- Көллиятнең рәсми сайты 2017 елның 1 май көнендә архивланган.
- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 21 октябрь көнендә архивланган.
- Көллиятнең сайты (2016 елга кадәр) 2017 елның 29 апрель көнендә архивланган.
- Көллиятнең Вконтактедагы төркеме
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
- ↑ 2015 елның 16 апрелендә бирелгән 6224нче санлы лицензия нигезендә 2019 елның 2 март көнендә архивланган.