Рәшит Мәрдиханов
Рәшит Мәрдиханов, Рәшит Мәрдихан улы Мәрдиханов (вариант: Мәрдеханов[1]) — Минзәлә театрында хезмәт иткән (1951-1990) татар артисты. Татарстанның халык артисты (1991).
Рәшит Мәрдиханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшит Мәрдихан улы Мәрдиханов |
Туган | 8 апрель 1930 (94 яшь) ТАССР Минзәлә районы Чулпан авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | артист |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның халык артисты (1991) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТатарстан АССР Минзәлә районының Чулпан авылында туа. Минзәлә театрына үзешчән сәнгатьтән килә.
Иҗаты
үзгәртү1951 елдан 1990 елга кадәр Минзәлә театрында эшләп, күпсанлы катлаулы образлар тудыра. 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957 ел, 24 май — 2 июнь) Ю. Әминовның «Язылмаган законнар» спектаклендә Шәйхенур роле өчен яшь артист ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Уйнаган рольләре
үзгәртүР. Мәрдиханов сәхнәдә бик кызыклы, тормышчан, күркәм образлар иҗат итте. Р. Мәрдиханов иҗат иткән образлар психологик бөтенлек, сәнгатьчә камиллек, тормышчанлык, эчкерсезлек һәм рухи бәйсезлекләре белән аерылып торалар. Мәрдиханов иҗатында фикернең ачыклыгы һәм төгәллеге үтә нечкә сәнгати тоемлау һәм образның тирән психологик чишелеше белән бергә үрелеп бара иде.
- Җиһанша, Тимуш — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Җантимер — «Ил» Кәрим Тинчурин
- Балаш — «Сәвил» Д. Җаббарлы
- Гыйлемдар — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
- Тимербулат — «Икәүдән-икәү» Гариф Ахунов
- Гапсаттар — «Гапсаттарның Кырымга сәяхәте» Сәет Шәкүров
- Заһит — «Хыянәт» Хәй Вахит
- Шатун — «Гарасат» Габделхәй Сабитов
- Илшат, Зиннәт — «Гөлчәчәк» Юныс Әминов
- Андро — «Андро һәм Сандро Георгий Хугаев
- Фирка оешмасы сәркатибе — «Платон Кречет» А. Корнейчук
- Миронов — «Мария» А. Салынский
- Суиндон — «Шайтан шәкерте» Бернард Шоу һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Минзәлә теары сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-30
Сылтамалар
үзгәртү- Минзәлә театры сайты 2020 елның 19 февраль көнендә архивланган.
- Р.М. Мәрдиханов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә 2016 елның 5 март көнендә архивланган.