Мулланур Мостафин

Мулланур Мостафин, Мулланур Хәмзә улы Мостафин, рус. Мустафин Мулланур Хамзич (1932, Мамадыш районы, Көек-Ерыкса2007, Минзәлә) — татар театры эшлеклесе, Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры (1956-1964), баш режиссеры (1964-1982), театр директоры (1960-1967). Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1968).

Мулланур Мостафин
Туган телдә исем Мулланур Хәмзә улы Мостафин
Туган 1932(1932)
ТАССР Мамадыш районы Көек-Ерыкса
Үлгән 2007(2007)
Минзәлә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d] һәм Казан театр укуханәсе
Һөнәре режиссер, театр директоры
Балалар улы Газинур
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1968)
«Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1932 елда Татарстан АССР Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында туган.

Казан театр училищесын (1951), Мәскәүдә А. Луначарский исемендәге ГИТИСның режиссерлык бүлеген (1956, Ю. Завадский курсы) тәмамлаган.

1956 елдан Минзәлә колхоз-совхоз театрында (1957 елдан соң дәүләт драма театры): 1956-1964 елларда режиссер, 1964-1982 елларда баш режиссер (1960-1967 елларда театр директоры да).

Иҗаты үзгәртү

1956 елда «Галиябану» (М. Фәйзи) әсәрен сәхнәләштерүдән башлый (рольләрдә Ә. Фәсхетдинов, Н. Җиһаншина, М. Кичүбаев).

1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате декадасында Минзәлә театры яшь режиссер М. Мостафин сәхнәләштергән «Галиябану» (М. Фәйзи) әсәрен дә алып бара. Спектакльне башкала халкы яратып каршы ала. Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Күп кенә артистлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Бу хәл яшь иҗатчыга канатлар куя, ул тулы канлы иҗатка чума. Камал театры репертуарындагы Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1968), Хәй Вахитның «Соңгы хат», «Ике килен – килендәш» спектакльләрен Минзәлә театрында куя, Сергей Каитовның «Ана йөрәге» (1964), Мостай Кәримнең «Айгөл иле» (1967), Әхәт Гаффарның «Яз моңнары» (1978) әсәрләрен сәхнәләштерә.

Казанда 3-5 ел саен уза торган, айдан артык баручы хисап гастрольләренә унар спектакль әзерли. Минзәлә театрын ил буенча танытуда, аның дәрәҗәсен үстерүдә Мулланур Хәмзә улының хезмәте зур. Гастрольләр картасын киңәйтә: Үзбәкстан калалары, Ленинград, Ижау һ.б. шәһәрләрнең тамашачысы Минзәлә театры артистларын һәрвакыт көтеп ала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Минзәлә театры музеенда М.Х. Мостафинга стенд багышланган[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Минзәлә театры музее, archived from the original on 2021-09-25, retrieved 2017-03-27 

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Мензелинский колхозно-совхозный театр (основан в 1935 году). Л.: Типография Ленгорисполома, 1957.
  3. Б. Гыйззәт. Минзәлә татар дәүләт драма театры. Фотоальбом. Казан: «Татполиграф», 1967.
  4. Альбина Бедарева. Знаешь ли ты Мензелинск? Мензелинск, 2015.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү