Сарсаз-Тралы

Минзәлә районында юкка чыккан авыл (Татарстан, Россия)
Сарсаз-Тралы
авыл
Ил СССР
Өлкә Татарстан АССР
Эчке бүленеш Минзәлә районы
Нигезләнгән /
Беренче телгә алу
1715
авыл статусы алу датасы билгесез
Мәйдан билгесез км2
Климат уртача континенталь
Рәсми тел рус теле, татар теле
Халык саны 453 (татарлар) кеше (1963)

Сарсаз-Тралы (рус. Сарсаз-Тралы) ― Татарстан АССР Минзәлә районында 1960-еллардан соң юкка чыккан авыл[1].

Атамасы

үзгәртү

Сары сазлык һәм Тралы күле буенча урнашкан булганлыктан, авылга шундый исем бирелгән[2].

Хәзерге Татарстан Республикасының Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән 131 км ераклыкта урнашкан булган[1].

Административ бүленеш

үзгәртү

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена, 1920―1924 елларда ТАССРның Минзәлә кантоны Иске Мәлкән волостена, 1924―1930 елларда Минзәлә волостена, 1930 елның 10 августында ТАССР Минзәлә районы составына керә[1].

Халкы ― 514 кеше (1930, татарлар), 651 кеше (1939, татарлар), 453 кеше (1963, татарлар).

Мәскәүдә Россия борынгы актлар дәүләт музеенда сакланучы Минзәлә воевадасы кенәгәләрендә авыл 1715 елдан башлап искә алына килә[2].

Авылга дәүләт ясаклы татарлары («казанлылар», «Казан татарлары») нигез салган[3].

Казан губернаторы кенәз Платон Мещерский төзегән исемлектә, 1773―1775 еллардагы Пугачев явында авылдан 60 кеше катнашуы күрсәтелгән[2].

1795 елда узган V ревизия мәгълүматлары буенча, авылда 26 хуҗалыкта 154 кеше яшәгән. X ревизия 292 кешене исәпкә алган. 1870 елда 56 хуҗалыкта 310 кеше, 1886 елда 61 хуҗалыкта 278 кеше яшәгәне билгеле[4]. Авылның 780 дисәтинә (шуның 410 дисәтинәсе сөрүлек) җире булган. 19 хуҗалык атсыз гомер иткән.

1905 елда 88 хуҗалыкта 220 ир-ат, 220 хатын-кыз яшәгән[4].

1913 елда авылда 498 кеше (254 ир-ат) яшәгән.

Авылда мәчет эшләгән. 1836 елдан имам-хатыйп вазыйфасын Рәхмәтулла хәзрәт Җиһаншин, 1880 елдан А. Рәхмәтуллин, 1896 елдан Сәләхетдин хәзрәт Әкъмалетдинов башкарган. Мәчет каршында эшләгән мәктәптә (мөдире Сәләхетдин хәзрәт) 1913 елда 31 ир бала белем алган[2].

1917―1930 елларда авылда үз авыл советы булган, 1931 елның 10 мартында Дусай-Кичү авыл советы белән берләштерелгән[1].

1928 елда авылда инвалидлар әртиле эшли башлаган.

1931 елның язында авылда «Ядро» колхозы оешкан. 1934 елга авылдагы 128 керәстиян хуҗалыгының 88 е колхозга кергән[2].

1949 елда «Ядро» колхозы «Кызыл Кичү» (үзәге Дусай-Кичү) колхозы белән берләштерелгән, «Донбасс» исеме алган. 1950 елда «Яңа Бикчәнтәй», «Кеченарат» колхозлары белән берләштерелә. 1958 елдан төрле исем белән аталып йөртелә[1].

Минзәлә районы Ленин исемендәге колхозга караган 6 авылның берсе булган Сарсаз-Тралы, Түбән Кама сусаклагычы төзелә башлап, су басу зонасына эләккән һәм юкка чыгарылган. 105 хуҗалык күчерелә. Авыл зираты су басудан исән калган күрше авыл зираты янәшәсенә күчерелгән. Авыл халкы Ык елгасының югары очында урнашкан Дусай-Кичү, Яңа һәм Иске Мәлкән авылларына, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама һ.б. ерак шәһәрләргә күченгән. Соңгы кешеләр булып 1980 елда Рәфәгать Мусин, Габделхәй Әкъмалетдиновлар гаиләләре күченә. Авылда үз йортында иң соңгы булып яшәп калучы ― Раузатылҗинан Садыйкова булган[5].

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый[6].

Шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү