Минзәлә вулысы (тат. مىنزەلە ۋولىٰسىٰ, рус. Мензелинская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Минзәлә вулысы
вулыс
Үзәк Иске Маҗын
Халык саны 6520 кеше  (1890)

Балтай, Иске Мәлкән, Матвеев, Бугудар һәм Нөркәй вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 6520 кеше яшәгән.[1] 1896 елга кадәр Иске Маҗын вулысы дип аталган. 1930 елда бетерелә, территориясе Минзәлә районына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү