Роман Солнцев (чын исеме Ренат Харис улы Суфиев), рус. Солнцев Роман Харисович (1939 елның 21 мае, Татарстан АССР, Минзәлә районы, Күзкәй2007 елның 17 апреле, Красноярск) — язучы, драматург, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1965). Россия язучылары берлеген нигезләүчеләрнең берсе, рәистәше (1992). ССРБ Югары шурасы депутаты (1989-1991). «День и ночь» журналының (Красноярск) баш мөхәррире (1994-2007). Халыкара ПЕН-үзәк әгъзасы. Рус телендә иҗат итә. РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Роман Солнцев

Р.Х. Солнцев (1939-2007)
Тугач бирелгән исеме: Ренат Харис улы Суфиев
Туу датасы: 21 май 1939(1939-05-21)
Туу урыны: Минзәлә районы, ТАССР
Үлем датасы: 17 апрель 2007(2007-04-17) (67 яшь)
Үлем урыны: Красноярск
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1955-2007
Юнәлеш: проза, поэзия, драматургия
Жанр: роман, повесть, пьеса, шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Солнечный дождь» (1961)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Р.Х. Солнцев

1939 елның 21 маенда Татарстан АССР Минзәлә районы Күзкәй авылында әфисәр гаиләсендә туган. Балачагы һәм үсмерчагы Минзәлә районының Бикбау һәм Иске Матвеевка (беренче исеме Кәҗә) авылларында уза[1]. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын, А.М. Горький исемендәге Әдәби институт каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлаган. 1961 елдан Красноярскида яши. Озак еллар Себердә геология-төшерү партияләрендә радиометрчы булып йөри, Красноярск дәүләт политехника институтында физикадан укыта, төрле газеталарда журналист булып эшли. 1964 елдан һөнәри язучы. 1990 елларда Красноярск край администрациясендә эшләп ала.

Иҗаты үзгәртү

Утыздан артык проза һәм шигырьләр китабы авторы. Әсәрләре 1955 елдан басылып килә. Язучы башта үзен шигърият өлкәсендә таныта. Беренче шигырьләрендә хис-тойгыларга урын киң итеп бирелә, аларга көн кадагына суга торган темалар хас була. Алга таба лирикасы тирәнәя төшә, фәлсәфигә әйләнә, әхлак мәсьәләләре алга куела[2]. «Кояшлы яңгыр» (рус. Солнечный дождь) исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1961 елда дөнья күрә. Зур гына шигырьләр тупланмасы 1962 елда «Юность» һәм «Смена» журналларында (Мәскәү) басыла. «Шигырьләр» (рус. Стихи) исемле беренче китабы 1964 елда Мәскәүдә «Молодая гвардия» нәшриятында чыга. Соңрак та шигырь китаплары күп басыла: «Ел боҗралары» (рус. Годовые кольца, 1965), «Гомуми булмаган дәфтәр» (рус. Необщая тетрадь, 1968), «Мәңгелек урманнар» (рус. Вечные леса, 1969), «Теге көз» (рус. Та осень, 1970), «Кызгылт күлмәк» (рус. Малиновая рубаха, 1972), «Ачык төстәге күзле кош» (рус. Птица с яркими глазами, 1975), «Ак ботак» (рус. Белая ветка, 1976) һ.б.

Проза өлкәсендә укучылар һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп иткән әсәрләре: «Яхшы кешене яклау көне» (рус. День защиты хорошего человека), «Утынга ягыласы көймә» (рус. Лодка пойдёт на дрова, 1978), «Ике сереңне сөйләү» (рус. Две исповеди, 1980), «Чит ил кешеләре» (рус. Иностранцы), «Пычак» (рус. Нож, 1992), «Төнге азатлык» (рус. Свобода ночью), «Ярымтаркалыш» (рус. Полураспад, 2003), «Булмаган йорт» (рус. Дом которого нет, 2003) һ.б. повестьлары.

Драматургия өлкәсендә дә эшли. Пьесалары буенча спектакльләр Мәскәү (мәсәлән, К.С. Станиславский исемендәге драма театрында «Поверю и пойду» спектакле, 1982), Ленинград, Красноярск һ.б. шәһәрләрнең театрларында куела. Драматургның «Ана һәм ул» (рус. Мать и сын) пьесасы буенча «Мине шулай истә калдырыгыз» (рус. Запомните меня такой, реж. Павел Чухрай, 1987), автор сценарие буенча «Күкләрдә тукталу» (рус. Торможение в небесах, реж. Виктор Бутурлин, «Ленфильм», 1989[3]) фильмнары төшерелә. «Торможение в небесах» фильмы Страсбургта узган халыкара кинофестивальдә (1992) Гран-при ала [4].

2003 елда әтисенең көндәлекләренә нигезләнеп, «Җәһәннәм-оҗмах иле» (рус. Страна АдРай) романы яза. Шул ук елны Чаллыда «Ватанга хат» (рус. Письмо на Родину) шигырьләр җыентыгы басыла.

Язучының әсәрләре маҗар, инглиз, алман, татар, чуаш һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.

Әсәрләре үзгәртү

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

2007 елның 17 апрелендә Красноярскида вафат. Шәһәрнең Бадалык зиратында Дан аллеясында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

 
Истәлек тактаташ. Красноярск, 2012

Хатыны Галина Николай кызы

Хәтер үзгәртү

Романтик был, живого норова.
Родня мне: русичи, татаре...
Сгорел, как верный пес, которого
Не отцепили при пожаре.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты, 1997.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү