Викибирелмәләрнең буш элементы

Минзәлә мәчете, яисә Минзәлә тарихи мәчетеТатарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, шәһәрнең Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы җәмигъ мәчете.

Мәчет
Минзәлә җәмигъ мәчете
Ил Россия
шәһәр Минзәлә, Ленин урамы, 61
Дин Ислам
Мәхәллә Минзәлә районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни, хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә булган мәчет
Төзелеш еллары 19071910 еллар
Төп даталар:
1910 (төзелеп беткән)
1911 (ачылган)
1939 (ябылган)
1991 (яңадан ачылган)
1993 (айлы манара куелган)
Халәте гамәлдә

Минзәлә шәһәренең Ленин урамы белән Свердлов урамы кисешкән почмактан ерак түгел, Ленин урамы, 61 йорт адресы буенча урнашкан.

Тарихы үзгәртү

 
Минзәлә мәчете. Керү ягыннан күренеше
 
Минзәлә мәчете манарасы
 
Фоторәсем мәчет бизәлешендәге контрастны күрсәтү өчен тәкъдим ителә

Минзәлә шәһәрендә мәчет төзү тарихы озын һәм катлаулы.

  Безнең мәчетебез юк, шуңа күрә дини йолаларны үтәү өчен Дәвек авылына[1] барып йөрергә мәҗбүрбез. Ара якын түгел, барып йөрү кыен.Шушылардан чыгып, Гөлек авылы имамын Минзәлә шәһәренә мулла итеп күчерүегезне сорыйбыз[2]  

Инкыйлабтан соң үзгәртү

Бина үзгәртү

Мәчет бинасы архитектор Г. Кутьянов күзәтчелегендә 1910 елда төзелеп бетә. Сәүдәгәр М. С. Сәетбатталов йорты урнашкан җирдә аның рөхсәте белән салынган.

Ике катлы, буйга сузылган, бер манаралы, милли-романтик рухтагы кирпеч эклектикасы[8] стилендә салынган бина. «Манарасы түбәдә урнашкан мәчетләр» төркеменә карый. Намаз уку бүлмәсе, вестибюльдән анфилада аша кергәч, беренче катта урнашкан. Миһраб көньяк дивар ягында. Икенче кат тәрәзәләре түгәрәк итеп эшләнгән. Бина бизәлешендә татар архитектурасы элементлары, көнчыгыш мотивлары (сталактит шәкелендәге кәрнизләрдә) файдаланылган. Бина төзелешендә контраст алым кулланылган: бина үзе кызыл шома кирпечтән салынган, ә бизәкләрендә (тәрәзә өстендәге нурларда, икенче каттагы түгәрәк тәрәзәләр әйләнәсендә, тәрәзә араларындагы декоратив путаларда) аксыл кирпеч файдаланылган[9].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ул чорда Минзәлә шәһәренә иң якын, мәчете булган авыл
  2. Юныс Йосыпов. Минзәлә мәчетләре. Минзәлә, 2011, 5- б.
  3. Минзәләгә өяз шәһәре статусы 23.09.1781 елда бирелә
  4. Уфа губерна идарәсе журналы, 1903 ел, 26 июль, 225- санлы язу
  5. Минзәлә мәчете турында Күчмәннәр такымы сайтында
  6. Ул вакытта Татарстанда Диния нәзарәте дә, мөфти дә булмый
  7. Минзәлә мәчетенең яңа имам-хатибы.(үле сылтама) «Минзәлә»
  8. Дөнья музейлары һәм күргәзмәләре сайтында, archived from the original on 2016-03-24, retrieved 2015-08-31 
  9. «Чикләрсез татарлар» сайтында

Әдәбият үзгәртү

  1. Минзәлә төбәге: тарих һәм хәзерге заман. Минзәлә, 2006.(рус.)
  2. Юныс Йосыпов. Минзәлә мәчетләре. Минзәлә, 2011.
  3. Д. Ю. Арапов. Императорская Россия и мусульманский мир. М.: Наталис, 2006.
  4. Мечети Татарстана. Альбом. Казан, 2000.
  5. Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII-начало XX веков). Казан, 1995.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. К., 1997.
  • Татарстан Республикасы милли архивы, Р-139 ф.
  • Башкортстан Республикасы Үзәк дәүләт тарих архивы, И-295 ф.
  • Список населенных мест по сведениям 1870 года . Уфимская губерния, том 45. Мензелинский уезд. СПб, 1877.

Сылтамалар үзгәртү