Минзәлә
Минзәлә (лат. тат. Minzǝlǝ, рус. Мензелинск) — Татарстан Республикасы Минзәлә районының үзәге, Казаннан көнчыгышка таба 292 км урнашкан. Кама буенда, Минзәлә елгасының түбән ярында, Түгәрәк Күл тимер юл станциясеннән 65 км көнчыгышка таба Әгерҗе-Акбаш линиясендә урнашкан. Аэропорт. Яр Чаллы – Уфа автомобиль юлы.
Минзәлә | |
рус. Мензелинск | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1586 |
---|---|
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Минзәлә районы, Городское поселение город Мензелинск[d][1] һәм Минзәлә өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Минзәлә районы, Уфа провинциясе һәм Минзәлә өязе |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Минзәлә елгасы һәм Түбән Кама сусаклагычы |
Халык саны | 16 008 (2021)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 90 метр |
Мәйдан | 10 км² |
Почта индексы | 423700 |
Рәсми веб-сайт | menzelinsk.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 85555 |
Минзәлә Викиҗыентыкта |
Халык саны — 16 474 кеше.[3]
Тарих
үзгәртүШәһәргә 1584 – 1586 елларда татар-башкортка каршы сугышырга ныгытма буларак нигез салынган. 1781 елда Уфа губернасының өяз шәһәре статусын ала.
Халык
үзгәртү1840[4] | 1866[5] | 1897[6] | 1913[7] | 1926[7] | 1939[7] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2002[12] | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
5 566 | 4 940 | 7 552 | ~10 100 | ~7 500 | ~10 900 | 11 810 | 15 868 | 16 683 | 15 223 | 16 730 | 16 474 |
Төп милләтләр:
Сәнәгәть
үзгәртүМинзәлә – җирле чималны эшкәртүче ширкәтләре булган авыл хуҗалыгы районы үзәге.
- "Хуҗәмәт ремонт-механик заводы" ААҖ
- Минзәлә аракы-ликер заводы
- Минзәлә май-сыр комбинаты
- "Минзәлә икмәк заводы" ААҖ
- "Минзәлә урман хуҗалыгы" ФДУ
Авыл хуҗалыгы
үзгәртүЯзгы бодай, арыш, арпа, солы, карабодай, борчак, тары үстерелә. Терлекчелекнең төп тармаклары: ит, сөт җитештерү, дуңгызчылык.
Мәдәният
үзгәртү- Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.
- Туган якны өйрәнү музее
- Муса Җәлил мемориаль музее
Мәдәни мирас объектлары
үзгәртү- Мәчет, 1910 ел (Ленин урамы, 61) — шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
Мәгълүмат чаралары
үзгәртү- «Минзәлә» газетасы
- «Минзәлә дулкыннары» телерадиокомпаниясе
Мәгариф
үзгәртүМуса Җәлил Минзәләдә
үзгәртүТатар шагыйре Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән сугышка җибәрүләрен сорый. 1941 елда Минзәлә шәһәренә вакытлыча күчерелгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесынең сәяси җитәкчеләр (политруклар) составын әзерләүче кыска сроклы курсларында укып, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Минзәлә шәһәрендә 1941 елның ноябрь, декабрь айларында була. Шәһәргә багышлап язылган шигырьләре аерым китап булып нәшер ителгән.
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Владимир Бауман
- Валентин Ерашов, язучы.
- Ольга Ильинская, микробиолог.
- Алмаз Миргаязов, «Китап» радиосы баш мөхәррире (2020 елдан).
- Александр Сливко, ректор.
- Викторин Сливко (1904―1977), Вологда сөт институты директоры (1951―1969), ветеринария фәннәре докторы (1960), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1964).
- Лидия Смирнова, кино һәм театр актеры, ССРБ халык артисты (1974), Сталин премиясе лауреаты (1951).
- Рөстәм Тарико, «Русский Стандарт банкы» ЯАҖ директорлар шурасы рәисе.
- Виктор Тёмин, фотограф.
- Аркадий Фенелонов (1893―1972), Бөек Ватан сугышында катнашкан табиб-нейрохирург, медицина фәннәре докторы, профессор.
- Вячеслав Шугаев, язучы.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ 3,0 3,1 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокгкс
не указан текст - ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Уфа губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1595
- ↑ 7,0 7,1 7,2 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/menzelisnsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
Сылтамалар
үзгәртүhttp://www.tatmedia.com/tat/region/156 2016 елның 13 март көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|