Аркадий Фенелонов

Аркадий Фенелонов, Аркадий Лавр улы Фенелонов (рус. Аркадий Лаврович Фенелонов, 1893 елның 10 (23) гыйнвары, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Минзәлә1972 елның 3 июле, СССР, РСФСР, Пермь) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан табиб-нейрохирург, медицина фәннәре докторы, профессор, Пермьнең 2нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы, Пермь университетының кафедра мөдире[1].

Аркадий Фенелонов
Туган телдә исем Аркадий Лаврович Фенелонов
Туган 23 гыйнвар 1893(1893-01-23)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Минзәлә
Үлгән 3 июль 1972(1972-07-03) (79 яшь)
СССР, РСФСР, Пермь
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре табиб-нейрохирург
Җефет Рашель Аркадьевна Зиф
Ата-ана
  • Лавр Иродионович (әти)
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Ленин ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1893 елның 10 (23) гыйнварында Минзәлә шәһәрендә православие рухание гаиләсендә туган. Әтисе Лавр Иродионович Минзәлә шәһәре чиркәүләрендә (Никольский соборы, Изге Троица чиркәве) хезмәт итеп, укыткан. Әнисе китапханәче булып эшләгән. Аркадий 15 яшеннән мөстәкыйль яши башлый (репетиторлык белән акча эшли), һәм университетта укыган елларында Алабуга шәһәре янындагы табиблар участогында эшләргә мәҗбүр була. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында мобилизацияләнә, Көньяк-Көнбатыш фронтның Кызыл Хач лазаретында эшли, Красноярск, Зима станциясе госпитальләрендә хезмәт итә, тиф[d] эпидемиясе белән көрәшә.

Уфада ирләр гимназиясен тәмамлаганнан соң, Томск университетының[d] медицина факультетына укырга керә, аны 1920 елда тәмамлый һәм бераз вакыт Томск протез институтында табиб булып эшли.

Пермьгә 1921 елда килә һәм Пермь университетының хирургия клиникасы ординаторы була, аннары ассистент булып эшли. 1933 елдан доцент, 1941 елдан 1944 елга кадәр госпиталь хирургиясе кафедрасы профессоры, 1944 елдан 1950 елга кадәр гомуми хирургия кафедрасы мөдире, 1950 елдан 1961 елга кадәр факультет хирургиясе кафедрасы мөдире. Вафатына кадәр кафедрада профессор вазыйфасында эшләвен дәвам итә. 1972 елның 3 июлендә Пермьдә вафат була, Көньяк зиратында җирләнә[1].

Медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсе фәнни хезмәтләре җыелмасы буенча бирелә. Профессор Аркадий Лавр улы Фенелонов ил медицинасы үсешенә зур өлеш кертә. Сугыш алдыннан ук столбнякны[d] профилактикалау һәм дәвалау проблемасын чишү өстендә уңышлы эшли. СССР ФА академигы А. Д. Сперанский һәм СССР ФА мөхбир әгъзасы Б. И. Лаврентьев лабораторияләрендә һәм Пермь медицина институты клиникаларында эксперименталь-клиник тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге булган[2].

Ул столбняк авыруын новокаинны интра-люмбаль буксирлаштыру белән дәвалау ысулын уйлап таба. Бу ысул Бөек Ватан сугышы елларында киң кулланылган, шуның аркасында солбняктан үлүчеләр саны (специфик сыворотка белән дәвалауга караганда) 4 тапкырга кимегән.

Профессор А. Л. Фенелоновның Ватан хирургиясенә керткән зур өлеше булып аның «Столбняк патогенезы һәм аны дәвалау турында» (рус. О патогенезе и лечении столбняка) дигән докторлык диссертациясе (1941 ел) санала[1] .

1942 ел башыннан ― 900 урынлык № 3149 махсуслаштырылган нейрохирургия эвакогоспиталендә әйдәп баручы хирург. Госпитальдә 16 меңнән артык сугышчы дәвалана, 5,5 меңгә якын операция ясала.

1943 елда Кызыл Армиянең Баш санитар идарәсе кушуы буенча эвакогоспитальдән Төньяк-көнбатыш фронтка бригада чыга, аның составында профессор А. Л. Фенелонов та була, нәтиҗәдә, дәвалау вакыты шактый кыскартыла һәм дәваланган гаскәриләрне хәрби бүлгеләргә кире кайтару очраклары арта[1].

Сугыштан соң озак вакыт Молотов шәһәренең баш хирургы була. Укучылары арасында профессор Сергей Владимирович Смоленковны аерып күрсәтергә кирәк[3]. 1945 елдан ― Пермь медицина институтының[d] гомуми хирургия кафедрасы мөдире, 1950 елдан 1961 елга кадәр ― факультет хирургиясе кафедрасы мөдире[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Рашель Аркадьевна Зиф, Пермь медакадемияcенең педиатрия кафедрасы доценты[4].

А. Л. Фенелонов бик матур тавышка ия була, матур җырлый, яхшы рәссам була.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Вклад ученых Пермской государственной медицинской академии имени академика Е.А. Вагнера в развитие отечественной хирургии / авт.-сост.: М.Ф. Заривчацкий, М.Я. Подлужная, Н.Я. Азанова. Пермь, 2011. С. 69-72;
  • Давыдов, М.И. Старейшая медицинская кафедра Пермского университета (90-летию со дня основания) // Вестник Пермского университета. 2011. Вып. 3 (17). С. 139-146.
Мәкалә
  • Геннадий Семенов. Онытылмас еллар. «Минзәлә», 17.02.2023, № 6, 5нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү