Викторин Сливко

ветеринария фәннәре докторы, институт директоры

Викторин Сливко, Викторин Владимир улы Сливко (рус. Викторин Владимирович Сливко́, 1904 елның 15 гыйнвары, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Минзәлә1977 елның 28 августы, СССР, РСФСР, Вологда) ― ветеринария фәннәре докторы (1960), профессор, ВАСХНИЛ мөхбир әгъзасы (1964), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1964). СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының биология сәнәгате идарәсе башлыгы (1943―1948). Вологда сөт институты директоры (1951―1969).

Викторин Сливко
Туган телдә исем Викторин Владимирович Сливко
Туган 15 гыйнвар 1904(1904-01-15)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Минзәлә
Үлгән 28 август 1977(1977-08-28) (73 яшь)
СССР, РСФСР, Вологда
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре галим-ветеринар
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены РСФСР атказанган фән эшлеклесе - 1964
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1904 елның 15 гыйнварында Уфа губернасының Минзәлә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган[1]. Минзәлә реаль училищесының 5 сыйныфын тәмамлагач, югары уку йортына әзерлек курсларына укырга керә.

Омск шәһәрендә Себер ветеринария институтын (хәзерге П. А. Столыпин исемендәге аграр университет[2]) тәмамлаган (1923―1928). Себер краеның Омск округы[d] Яңа Урал районында участок һәм район ветеринария табибы булып эшли. 1929―1931 елларда Омск ветеринария институтының эпизоотология кафедрасы ассистенты. 1930 елдан 1938 елга кадәр Омск сөт хуҗалыгы институтының (соңрак С. М. Киров исемендәге Омск авыл хуҗалыгы институты) зоогигиена ветеринариясе кафедра мөдире.

1941 елда чит илгә – Монголия Халык Республикасына хөкүмәтнең махсус йөкләмәсен үтәү өчен җибәрелә. 1942 елга кадәр ― Себер ветеринария фәнни-тикшеренү институты директорының урынбасары, аннары директоры. 1942―1943 елларда СССРның Җир эшләре халык комиссариатының Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. Берничә ел дәвамында СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының биология сәнәгате идарәсе башлыгы була. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Украина ССРда, Белоруссия ССРда һәм РСФСРда биология фабрикаларын торгызу белән җитәкчелек итә. 1948 елдан Сембердә авыл хуҗалыгы институтында эшли, анда уку һәм фәнни эшләр буенча директор урынбасары була һәм институтта микробиология кафедрасын җитәкли. 18 елдан артык (1951―1969) В. В. Сливко Вологда сөт институты директоры булып эшли һәм бер үк вакытта институтта микробиология кафедрасы мөдире була (1951―1973). Вологда сөт институтының (1995 елдан В. А. Верещагин исемендәге академия[d]) зоология һәм микробиология кафедрасы профессор-консультанты.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлек өлкәсендә профессор В. В. Сливко кырыктан артык фәнни-эксперименталь эш башкарган. Аның тикшеренүләре төрле елларда мөгезле эре терлекләрнең үпкәләрендә ялкынсынуны диагностикалау, Себер язвасы чире вакытында тире чималын зарарсызландыру, бруцеллезны профилактикалау ысулларын эзләү, дуңгызларның листериозын һәм атрофик ринитын өйрәнү проблемасына багышланган. Галим тарафыннан эшләнгән диагностикумнар һәм вакцина препаратлары СССРның ветеринария практикасында киң кулланыла[3].

1959 елда ул XV халыкара сөт буенча конгресста (Лондон), 1965 елда Халыкара эпизоотия бюросының 33нче сессия эшендә (Париж) катнаша.

Төп хезмәтләре үзгәртү

Гыйльми эшчәнлеге вакытында 70 тән артык фәнни хезмәте басылып чыккан[4].

  • К вопросу применения гемограммы по Шиллингу, как одного из методов диагностики хронических форм перипневмонии. Изд. Омского института молочного хозяйства и опытной станции по молочному хоз-ву, Омск, 1932.
  • Бруцеллез сельскохозяйственных животных. Издание Омского ветеринарного института, Омск, 1939.
  • Листереллез сельскохозяйственных животных (Монография). Издание Вологодского молочного института, Вологда, 1954.
  • Динамика некоторых иммунобиологических реакций при листериозе. Труды Вологодского молочного института, т. 49, 1963, Вологда.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Романова А. М. Сливко Викторин Владимирович // Имена вологжан в науке и технике. - Вологда, 1968, С. 231-232;
Мәкаләләр
  • Геннадий Семенов. Онытылмас еллар. «Минзәлә», 17.02.2023, № 6, 5нче бит.

Сылтамалар үзгәртү