Омск дәүләт аграр университеты

П. А. Столыпин исемендәге Омск дәүләт аграр университеты (Омск ДАУ, Federal State Budgetary Educational Institutional of Higher Education “Omsk State Agrarian University named after P.A. Stolypin” (FSBEI HE Omsk SAU), рус. Омский государственный аграрный университет имени П. А. Столыпина, Омский ГАУ) — Омск шәһәрендә урнашкан аграр югары уку йорты. Университет территориясе мең гектар җирне үз эченә ала, бу Россиядә мондый профильле башка югары уку йортларына караганда күпкә күбрәк.[3]

Омск дәүләт аграр университеты
Нигезләнү датасы 1918
Сурәт
Рәсми исем Омский государственный аграрный университет имени П. А. Столыпина
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Омск
Урын Омск
Укучылар саны 9000
Ана ширкәт Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы[d][1]
Бүләкләр
Ленин ордены
Рәсми веб-сайт omgau.ru
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 5600 ± 9[2]
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Омск дәүләт аграр университеты Викиҗыентыкта

Тарихы

үзгәртү

1918-1921 елларда Омск шәһәрендә өч институт ачыла — авыл хуҗалыгы, ветеринария һәм медицина институты.[4]

1920 елның мартында авыл хуҗалыгы институтында Себердә беренче рабфак ачыла. 1921 елда авыл хуҗалыгы институтында 141 студент һәм 460 эшче белем ала.

1922 елда авыл хуҗалыгы институтыны җир институты белән кушылган. Уку йорты Себер авыл хуҗалыгы академиясе дип атала башлый. 1924 елдан башлап югары уку йорты Себер авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты дип атала. 1928 елда анда 889 кеше укый, 510 ы рабфакта белем дәрәҗәсен күтәрә.

1930 елда ул дүрт тармак институтына бүленә, ә 1933 елда аларның өчесе нигезендә Себер авыл хуҗалыгы институты оештырыла. 1935 елда югары уку йорты Омск авыл хуҗалыгы институты дип атала башлый.

1956 елда институт территориясендә (шәһәрдә иң югары нокта) телеүзәк төзелеше башлана. 1958 елның 27 декабрендә Дәүләт комиссиясе телеүзәкне файдалануга тапшыра.[5]

1971 елда С.М. Киров исемендәге Омск СХИСы Ленин ордены белән бүләкләнә.

1992 елда Омск дәүләт аграр университетында квалификация күтәрү институты оештырыла, анда ел саен ике меңнән артык авыл хуҗалыгы җитәкчесе һәм белгечләре яңадан әзерләнә.[6]

2016 елның апрелендә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы күп еллар эчендә беренче тапкыр Омск дәүләт аграр университетына аграр белем бирүне үстерү өчен финанслау бүлеп бирү турында карар кабул итә. Югары уку йорты җитәкчелеге кирәклеге бик зур булган комбайн сатып алырга планлаштыра.[3] [7]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. Интерфейс программирования приложения YouTube
  3. 3,0 3,1 Татьяна Ляпистова (2016-04-22). Инженеры и гектары помешали Омскому агроуниверситету получить больше финансирования. Коммерческие вести. 2016-05-04 тикшерелгән.
  4. Эпоха в людях. Директора (ректоры) Института ветеринарной медицины. Омский государственный аграрный университет имени П.А. Столыпина (2017). әлеге чыганактан 2019-11-02 архивланды. 2017-08-28 тикшерелгән.
  5. Не забудьте включить телевизор!. 2020-07-22 тикшерелгән.
  6. Образование // Энциклопедия города Омска : в 3 т. / под ред. Г. А. Павлова, Л. В. Новоселовой, С. Г. Сизова. — Омск : Издат. дом «ЛЕО». 2009 — Т.1. — С. 716. — ISBN 978-5-87821-153-6.
  7. Образование и наука. Культура и искусство. Физкультура и спорт // Энциклопедия города Омска : в 3 т. / под ред. Г. А. Павлова, Л. В. Новоселовой, С. Г. Сизова. — Омск : Издат. дом «ЛЕО». 2009 — Т.1. — С. 340-360. — ISBN 978-5-87821-153-6.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Червоненко В. Н. Очерки истории Омского сельскохозяйственного института (1918—1993)./ОмСХИ.- Омск, 1994.-232 с.
  • Червоненко В. Н. Ученые Омского сельскохозяйственного института (1918—1994)/ОмСХИ.- Омск, 1995.-300 с.
  • Этой нашей истории строки. Омскому государственному аграрному университету-90 лет: очерки/Г. П. Сапрыгин [и др]: под общ. ред. акад., д-ра вет.наук Н. М. Колычева. — Омск, 200.- 224 с.
  • Рябиков А. Я. История института ветеринарной медицины омского государственного аграрного университета /А. Я. Рябиков; Ом.гос.аграр.ун-т.-Омск: ЛЕО, 2008. — 439 с.
  • Слабодцкий В. Первый аграрный вуз в Сибири: от зарождения идеи -до воплощения в жизнь// Агротайм.-2015.-№ 7.-С.8-9.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү