Алмаз Миргаязов

телевидение һәм радио алып баручысы, мөхәррир.

Алмаз Миргаязов, Алмаз Таһир улы Миргаязов (1977 елның 24 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Минзәлә) — телевидение һәм радио алып баручысы, мөхәррир. 2016 елдан Татмедиа АҖнең Телевидение һәм радиолар белән эшләү Департаменты җитәкчесе. 2020 елдан «Китап» радиосы баш мөхәррире. 2022 елдан «Белем радиосы» директоры.[1]

Алмаз Миргаязов
Туган телдә исем Алмаз Таһир улы Миргаязов
Туган 24 май 1977(1977-05-24) (46 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Минзәлә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре алып баручы, редактор
Эш бирүче Татмедиа, «Татарстан» радиосы, Татарстан (телерадиокомпания), Курай радиосы, Мәгариф, Татар радиосы, РБК[d], Китап радиосы һәм Белем радиосы
Җефет Флюзә
Балалар Алсу, Аслан, Ислам
Сайт almaz_mirgayazov

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1977 елның 24 маенда Минзәләдә туган. Әнисе — укытучы[2]. «Кытай теле» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультетын (1998), ТР ФА каршында аспирантура (2003) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1994—1995 елларда «Татарстан» радиосында редактор.

1996 елда «Казан» радиосында алып баручы.

1997 елда «Дулкын» радиосында алып баручы.

1998—1999 елларда Татарстан телевидениесендә алып баручы.

1998—2001 елларда «Курай» радиосында алып баручы.

1999—2000 елларда «Мәгариф» журналында мөхәррир.

2000—20001 елларда «Заман-Татарста»н газетасында мөхәррир[3].

2001—2004 елларда Татар радиосының беренче ди-джее (Әмир Исламов), баш мөхәррире[4].

2004—2015 елларда «Татар радиосы» ҖЧҖ, «Чаллы Татар радиосы» ҖЧҖ, «Татар радиосы Уфа» ҖЧҖ («Татар радиосы» радиостанцияләре челтәре) директоры.

2015—2016 елларда “РБК-Татарстан” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе.

2016 елдан Татмедиа АҖ Радиолар белән эшләү юнәлеше җитәкчесе[5].

2020 елдан «Китап» радиосының баш мөхәррире.

2022 елдан «Белем радиосы» директоры.[1]

Алмаз Миргаязов Россиядә иң популяр милли радио — «Татар радиосы»н нульдән башлап булдыруы белән мәгълүм, радионың гомуми аудиториясе 2 миллионнан артык тыңлаучыны тәшкил иткән[6].

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, хатыны Флюзә. Уллары Аслан, Ислам, кызы Алсу.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү