Минзәлә Казан Изге Ана иконасы чиркәве
Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве (рус. храм в честь иконы Казанской Божией Матери) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан митрополиясе Яр Чаллы (2024 елга кадәр Казан) епархиясе Чулман аръягы благочиние округына караучы дини оешма.
Чиркәү җитәкчесе — иерей Алексей Павлов.
Адресы - 423700, ТР, Минзәлә, Октябрь урамы, 1нче йорт.
Чиркәү | |
Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве
храм в честь иконы Казанской Божией Матери | |
Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | Минзәлә |
Дин | Православие |
Мәхәллә | Яр Чаллы епархиясе Чулман аръягы благочиние округы |
Бина төре | бер башлы гыйбадәтханә |
Төзелеш еллары | 1882—1897 еллар |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүXIX гасыр башында ук Минзәлә шәһәре зиратында Изге Николай чиркәвенә караучы зур булмаган Элҗен чиркәве (рус. Ильинская церковь) булган. 1840 елларда әлеге чиркәү нигезендә Элҗен пәйгамбәр хатын-кызлар монастыре (рус. Пророко-Ильинский женский монастырь) оеша. 1886 елда Изге Николай чиркәве акчасына (агачтан) яңа бина корыла, чиркәүнең исеме «Могҗиза тудыручы Казан изге Ана иконасы хөрмәтенә» дип атала.
XX гасырның 30нчы елларында советлар хакимияте тарафыннан Изге Николай чиркәве ябылгач, православие динен тотучылар Казаннан тыш Татарстанда ябылмый калган бердәнбер әлеге чиркәүгә йөри башлый. 1982-1987 елларда ак кирпечтән чиркәүнең яңа бинасы корыла.
Сылтамалар
үзгәртү- «Православ Чулман арты» сайты 2017 елның 26 апрель көнендә архивланган.
- Татарстан митрополиясенең мәгълүмати-агарту сайты