Зөфәр Ханов

укытучы, спортчы (Татарстан Россия)

Зөфәр Ханов, Зөфәр Салих улы Ханов (1925 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Минзәлә волосте, Иске Мунча2002 елның 11 гыйнвары, РФ, ТР, Тукай районы, Теләнче-Тамак) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, спортчы (татарча көрәш). Милли көрәш буенча Татарстанның 4 мәртәбә чемпионы (1961, 1963, 1964, 1968). Күп тапкырлар Татарстан сабантуйларының баш батыры. СССРның (1970) һәм Татарстанның (1997) атказанган спорт остасы, Татарстан АССРның атказанган физик тәрбия хезмәткәре (1984). Яшь чагыннан Татарстанда татарча көрәшне үстерүгә күп көч куя.

Зөфәр Ханов
Туган телдә исем Зөфәр Салих улы Ханов
Туган 15 гыйнвар 1925(1925-01-15)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Иске Мунча
Үлгән 11 гыйнвар 2002(2002-01-11) (76 яшь)
РФ, ТР, Тукай районы, Теләнче-Тамак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, спортчы (татарча көрәш)
Балалар Руслан
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
ТАССР атказанган физик тәрбия хезмәткәреТР атказанган спорт остасыСССР атказанган спорт мастеры

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1925 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә кантоны Минзәлә волосте (хәзерге Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлеге) Иске Мунча авылында туган. 1938 елда Ворошилов районы Кадрәк авылы тулы булмаган урта мәктәбенең җиде классын, 1941 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган. 1941―1942 елларда Ворошилов районы Бәзәкә, Кадрәк авыллары мәктәпләрендә укыта.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1943 елның гыйнварында Ворошилов районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл гаскәр сафларына алына. 1943―1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 18 яшеннән хәрби хезмәткәрләрне әзерләү буенча офицерлар мәктәбен үткәннән соң, артиллерия гаскәрләренең миномет взводы командиры итеп Ленинград фронтына(рус.) җибәрелә.

Ленинград фронтының 286нчы укчы дивизиясенең 994нче укчы полкында хезмәт итә. Ленинград камалышын өзүдә һәм күп кенә аяусыз сугышларда катнаша [1].

1944 елның июнендә барган сугышларда дошман пулялары астында Кызыл гаскәрнең ут нокталарына хәрби приказларны вакытында җиткереп, хәрби бурычны үтәүгә ярдәм итә. Батырлык өчен медале белән бүләкләнә[2].

1985 елның 23 декабрендә СССР Саклану министрлыгы 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләгән[3].

Сугыштан соң, Ворошилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы Яңа Саклау башлангыч мәктәбендә укыта[4]. Район үзәге булган Теләнче-Тамак авылына күчеп, урта мәктәптә рус теле һәм физик тәрбия фәннәреннән укыта башлый. 1949―1952 елларда (читтән торып укып) Алабуга укытучылар институтын, 1957―1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 45 ел мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли.

Татарча көрәш үзгәртү

Гомере буе спорт белән шөгыльләнгән һәм үз артыннан яшьләрне дә мавыктырган. Яшь чагыннан Татарстанда (бигрәк тә Кама аръягы районнарында) татарча көрәшне үстерүгә күп көч куя. Милли көрәш буенча ярышларда катнашып, 1961, 1963, 1964, 1968 елларда Татарстанның абсолют батыры―чемпионы булган. Сарман, Алабуга, Теләнче-Тамак, Казан сабантуйларында күп тапкырлар баш батыр булып кала. Ике тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирның җиңүчесе (1964, 1968).

Аңа 1984 елда Татарстан АССРның атказанган физик тәрбия хезмәткәре исеме бирелгән [5].

2002 елның 11 гыйнварында вафат. Тукай районы Теләнче-Тамак авылы зиратында җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

Минзәлә районының үзе тәмамлаган Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанның атказанган спорт остасы Зөфәр Салих улы Ханов истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары уздырыла[6][7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны ― башлангыч класслар укытучысы, сугыштан соң Яңа Саклау, Теләнче-Тамак мәктәпләрендә укыткан. Улы Руслан (мәрхүм) ― физик тәрбия укытучысы.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү