Мамадыш спирт заводы

аракы җитештерүче ширкәт, Татспиртпром холдингы филиалы (Мамадыш, Татарстан, Россия)

Мамадыш спирт заводы, «Татспиртпром» АҖ филиалы Мамадыш спирт заводы (рус. Филиал АО «Татспиртпром» Мамадышский спиртзавод) ― Татарстан җирлегендә беренче спирт-аракы заводы һәм Мамадыш шәһәренең иң өлкән предприятиесе, 1883 елда нигезләнгән. Бүгенге көндә тәүлегенә 3 000 декалитр югары сыйфатлы, бөртектән ясалган спирт җитештерә. Үз продукциясе өчен завод «Изге касә» (рус. Святая чаша) чишмәсе суын куллана. Предприятие калдыксыз технология принципларында эшли, коры гранулланган барда, азык чүпрәсе, сыекландырылган углекислый газ җитештерә [1]. 2020 елда завод «Татспиртпром» холдингына керә. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагында [2].

Мамадыш спирт заводы
Нигезләнгән 1883 ел
Штаб-фатир 422191, ТР Мамадыш, Давыдов ур., 97Б
Төп затлар
Рамил Фәттахов, филиал директоры
Продукциясе
спирт, азык чүпрәсе, шешәле су һ.б.
Чиста керем
739 млн сум (2021)
Хезмәткәрләр саны
226 (2021)
Сайт Мамадышский спиртзавод

Тарих үзгәртү

 
Заводка керү юлы
 
Заводның җитештерү зонасы

Тарихи чыганакларда «завод 1883 елда сәүдәгәр Н. И. Щербаков тарафыннан нигезләнде», ― диелә. Шул ук вакытта, коммерция советнигы һәм кавалеры Николай (Никонор) Иванович Щербаковның кабер ташында 1875 елның 17 октябрендә 53нче яшендә вафат булуы ассызыклана. Ягъни завод аның үлеменнән соң 8 ел үткәч кенә ачылган булып чыга. Чынлыкта, спирт заводына нигез салучы дип аның улы Корнилий Николаевич Щербаковны атарга кирәк. Шушы сәүдәгәр нигез салган предприятие 1917 елгы инкыйлабка кадәр уңышлы гына эшләп килә[3].

Мамадышта яшәүче, бөтен Россия буйлап арыш-бодай белән сәүдә итүче икенче гильдия сәүдәгәре Иван Щербаков (1791―1838) Нократ елгасы ярындагы зур складларда бозылып әрәм булмасын дигән ният белән, артык зур булммаган шәраб куу предприятиесе оештыра[3].

Мамадышның Ушмы (Ошма) елгасы арты бистәсендә спирт заводы 1883 елда төзелә [4]. Бөртекле культуралардан, бәрәңгедән һәм чөгендердән продукция җитештерә башлый. Заводта сезонлы ялланган эшчеләр якын-тирә урман-болыннардан әзерләгән утын һәм торф ягыла. Суны заводтан 2 км ераклыктагы Боркас елгасыннан агач улак-торбалар аша кудыралар[3].

Җитештерелгән продукция сыйфатлы булган һәм төрле сәүдә-сәнәгать күргәзмәләрендә катнашып, мактаулы урыннар алган, башка сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр арасыннан клиентларын даими арттырган[3].

Завод хуҗасы үзе яшәгән төбәкне ямьләндерүгә дә өлеш кертә. Троицк кафедраль соборы янында, шәһәрнең үзәгендә үзе өчен салынган мәһабәт йорт бүгенге көнгәчә Мамадышның иң яхшы йортларыннан (XIX гасыр өяз шәһәре архитектура үрнәге) исәпләнә. Совет властеның беренче елларыннан әлеге бинада III Интернационал йорты, Халык Йорты, Советлар йорты, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты урнаша[3]. Иван Щербаковның элекке йортында (422190, Мамадыш, Совет урамы, 2а) шәһәр мәгариф идарәсе урнашкан [5].

1917 елгы инкыйлаб һәм аннан соң кабынып киткән гражданнар сугышы шәһәр һәм завод тормышына үзгәрешләр кертә. Завод хуҗасының улы, акгвардиячеләр отряды командиры штабс-капитан Леонид Щербаков Мамадыш коменданты итеп билгеләнә (комендатура һәм отряд штабы әтисенең йортында урнаша). Акгвардиячеләр, шәһәрдән чигенгәндә, керемле производствоны кызылларга калдырмас өчен, төп җиһазларны юк итеп, заводны тулысынча эштән чыгаралар. Шул сәбәпле, шәһәрнең бердәнбер заводы 1929 елга кадәр туктап тора. Соңыннан предприятие яңадан торгызылган, моның өчен Мамадышка Мәскәүдән комиссия килгән[3].

Район җирлегендә колхозлар оеша башлау завод өчен чимал мәсьәләсен уңай хәл итә, 1931 елда заводта аракы цехы эшли башлый, яңа технологияләр үзләштерелә, эшчеләрне өйрәтәләр. Квалификация күтәрү буенча түгәрәкләр һәм мәктәпләр предприятиедә үк ачыла: биредә үзенең ФЗӨ мәктәбе була, укучылар дәүләт техник минимумын тапшыралар. Аннары Стаханов хәрәкәте башлана: Мамадыш спирт заводында Владимир Соломин бригадасы эшли, ул нормаларны ике ярым тапкыр арттырып үти[6].

1936 елда завод реконструкцияләнә. Спиртны бәрәңге, чөгендер һәм ашлыктан ясаганнар, ягулык утын һәм торф булган. Атларда утынны 30-40 километр ераклыктан ташыганнар, завод өчен ягулык әзерләүдә Мамадыштан 150 кеше эшләгән[3].

1970-елларда биредә ике төрле аракы ясаганнар: элиталы «Столичная» (ул кибеттә 3 сум 10 тиен торган) һәм пролетар «Пшеничная» (2 сум 62 тиен). [7].

1974 елда биредә заманча җиһазлар белән яңа цех бинасы төзелә, пар казаннары реконструкцияләнә. Завод 1970-елларда тәүлегенә 1760 дал спирт бирә. Тирә-яктагы колхозларга көн саен 200-250 тонна җитештерү калдыклары терлек азыгы өчен җибәрелә[8].

Мамадыш спирт заводы сугыш елларын, 1985 елгы «коры закон»ны, үзгәртеп кору, СССР таркалу вакыйгаларын үткәреп җибәрә, камилләшә, җитештерүчәнлеген арттыра. Заводта социаль-көнкүреш сферасына, торак төзелешен киңәйтүгә шактый көч куела. 1976 елда Яңа ел алдыннан заводның 360 урынлы Мәдәният сарае ачыла, анда «Нократ» вокаль-инструменталь ансамбле оштырыла, Мәдәният йорты Мамадышның мәдәни тормышы үзәге булган[9].

2018 елның августында бөтен Татарстан буенча күпләп сату өчен шешәле су (рус. бутилированная вода) җитештерү буенча яңа цех эшли башлаган[10].

2000-еллар башында заводта азык чүпрәсе цехы ачыла.

Завод хисабына Мамадышта мәчет, Албай, Отарка, Никифорово, Соколка авылларында чиркәүләр төзелгән, Урманчы һәм Малмыжкадагы чиркәүләрдә яңарту эшләре башкарылган. Шәһәрнең Җиңү паркын төзегәндә, сәнгать мәктәбенә, мәдәният йортына ремонт үткәргәндә, үзәк урамны төзекләндергәндә спирт заводы төп иганәчеләрнең берсе була[3].

2020 елда завод «Татспиртпром» холдингына керә. Завод республикада иң эре ашлык кулланучы булып тора һәм ел саен 7,5 мең тоннага кадәр коры азык чүпрәсе җитештерә, алар Германия, Польша, Латвия һәм Литвага экспортлана. 2016 елда холдинг җитәкчелеге, җитештерү күләмен арттыру өчен, берничә заводны модернизацияләргә карар кыла. Модернизацияләү бюджеты 1,119 млрд. сум тәшкил иткән. Мамадыш спирт заводында яңа җиһазлар урнаштырылган. «Татспиртпром» бюджетының барлык дәрәҗәләренә күчерүләр 20,2 млрд. сум тәшкил иткән, 2016 елда холдинг республика күләмендә икенче салым түләүче булган. 2018 елда Мамадыш спирт заводы GMP азык куркынычсызлыгы менеджментының халыкара системасына туры килү-килмәүгә сыйфат сертификаты ала.[11][12][13]

2021 елда «Татспиртпром» ААҖнең «Мамадыш спирт заводы» филиалында җитештерү күләме 715 млн сум, сатылган товар продукциясе 739 млн сум тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 107 һәм 116 процент тәшкил итә. Шәһәрнең борынгы сәнәгать предприятиесендә 226 кеше хезмәт династияләре булып эшли. Уртача айлык хезмәт хакы 38 мең сум[14][15].

Завод Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сочида дегустация конкурсларында алтын медальләр алган «Русская валюта», «Ваш праздник», «Ваш праздник Медовая», «Мамадышский рассвет», «Мега люкс», «Ваше застолье» маркалы аракылар чыгара [16]. «Татспиртпром» ААҖнең Мамадыш филиалы җитештергән аракы Россиянең иң яхшы 100 товары исемлегенә керә. [17].

Директорлар үзгәртү

  • 1974 елдан ― Котдус Зиннәтуллин
  • 1998―2008 еллар ― Николай Иванович Захаров
  • 2018 елдан ― Рамил Шәрип улы Фәттахов[18]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мамадышский спиртзавод. Филиалы АО «Татспиртпром». tatspirtprom.ru(рус.)
  2. Ведущие предприятия. 2020 елның 25 апрель көнендә архивланган. Министерство промышленности и торговли Республики Татарстан
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Иганәче завод. «Мәйдан», 2006 ел, № 6, 148-150нче бит.
  4. Мамадышский спиртзавод. tatfrontu.ru Мамадышский район
  5. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының КМУ «Мәгариф бүлеге». edu.tatar.ru
  6. Мамадышский спиртзавод: начало большой истории. «Нократ», 19.03.2020
  7. Мамадышский спиртзавод. Мамадышский муниципальный район(үле сылтама)
  8. Легендарный спиртзавод Мамадыша - основное послевоенное производство. «Нократ», 20.03.2020
  9. Из истории ОАО «Татспиртпром». Мамадышский спиртзавод. 100tatarstan.ru(рус.)
  10. Кристина Сабурова. Экскурсия на Мамадышский спиртзавод: видеорепортаж. «Нократ», 16.10. 2018
  11. Мамадышский спиртзавод: начало большой истории. Нократ. Тат Медиа (2020-03-19). 2020-11-16 тикшерелгән.
  12. «Мамадышский спиртзавод» получил сертификат международного стандарта качества. ТатарИнформ (2018-04-19). 2020-11-16 тикшерелгән.
  13. «Татспиртпром» вкладывает в модернизацию производства более 1,1 млрд. рублей. Бизнес Online (2016-10-18). 2020-11-16 тикшерелгән.
  14. Анна Лисина. Дрожжевой цех «Мамадышского спиртзавода» ждет модернизация. «Нократ», 25.02.2021
  15. В Татарстане за год отгрузили алкоголь на 24,5 млрд рублей. Коммерсантъ Казань, 26.02.2021(рус.)
  16. Мамадышский спиртзавод. Группа компаний Роспродмашсервис(рус.)
  17. Мамадыш сегодня и завтра. Учебное пособие для 7 класса общеобразовательных учреждений, страница 28
  18. Наталья Якимова. В Мамадыше новое кадровое назначение: директор спиртзавода Николай Захаров покинул свой пост. «Нократ», 1.02.2018(рус.)

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Иганәче завод. «Мәйдан», 2006 ел, № 6, 148-150нче бит.

Сылтамалар үзгәртү