Олег Сорокин (1995)

хәрби, өлкән лейтенант

Олег Сорокин, Олег Геннадий улы Сорокин (рус. Олег Геннадьевич Сорокин, 1995 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Мамадыш районы, Мамадыш2022 елның 26 марты, Украина) — россияле хәрби хезмәткәр, гвардия өлкән лейтенанты, Көнбатыш хәрби округы 6нчы гомуми гаскәр армиясенең хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары. Россиянең Украина җирләрендә алып барган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы, Россия Федерациясе Герое (2023, үлгәннән соң). Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2025, һәлак булганнан соң).

Олег Сорокин
Туу датасы 16 гыйнвар 1995(1995-01-16)
Туу урыны РФ, ТР, Мамадыш районы, Мамадыш
Үлем датасы 26 март 2022(2022-03-26) (27 яшь)
Үлем урыны Украина
Иялек Россия байрагы РФ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә өлкән лейтенант
Җитәкчелек иткән рота командиры урынбасары
Бүләкләр һәм премияләр Россия Федерациясе Каһарманының Алтын Йолдыз медале - 2023
Шәйхи Маннур исемендәге премия

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1995 елның 16 гыйнварында Татарстанның район үзәге Мамадыш шәһәрендә хәрби гаиләсендә туган. Әтисе – Геннадий Николаевич (Мамадыш районы хәрби комиссары булып эшләгән), әнисе – Светлана Владимировна. 2013 елда Олег академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейны [1] тәмамлаган. Аннары Мәскәү югары хәрби команда училищесына[d] курсант булып укырга кергән. Укуны тәмамлагач, лейтенант хәрби дәрәҗәсе бирелгән, алга таба хәрби хезмәт үтү өчен Көнбатыш хәрби округына, 6нчы гомуми гаскәр армиясенә җибәрелгән.

Россиянең Украина җирләрендә алып барган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы. 2022 елның 25 февралендә бер БМП-2 һәм ун хәрбине юк иткән. Икенче көнне сугышта өлкән лейтенант оборонаны оста оештыра, шуның ярдәмендә подразделение тәүлек буе дошман һөҗүмен туктаткан. Биш пехота машинасы һәм 15 хәрби юк ителгән. [2]

2022 елның 26 мартында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Россия матбугаты белдерүенчә, Сорокин башка офицер (командиры ― гвардия өлкән лейтенанты Петров) белән бергә, чигенгәндә 200ләп сугышчыны каплап тора, шуның белән аларның гомерләрен коткара.

2023 елның 8 июнендә Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә христиан зиратында җирләнгән. [3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Мамадышның академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей диварына мемориаль такта беркетелгән. Мамадышта бер урам Олег Сорокин хөрмәтенә аталачак. Геройлар Аллеясында офицер бюсты урнаштырылачак. [2]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү