«Алтын Йолдыз» медале (РФ)

«Алтын Йолдыз» медалеРФ дәүләт бүләге, Россия Федерациясе Каһарманының махсус аерымлык билгесе. 1992 елның 20 мартында «Россия Федерациясе Каһарманы» мактаулы исеме һәм аның аерымлык билгесе булып торучы «Алтын Йолдыз» медале булдырылган [1] Нигез итеп Советлар Берлеге Каһарманының «Алтын Йолдыз» медале (1939 елның 16 октябренә кадәр «Советлар Берлеге Каһарманы медале») алынган. Иң югары бүләк буларак, шәхескә бер генә мәртәбә бирелә. Эскиз авторы — рәссам И.И. Дубасов.

«Алтын Йолдыз» медале
Ил Россия байрагы
Төр медаль
Кемгә бирелә РФ Каһарманнарына
Кем бирә РФ президенты
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 11 апрель 1992 (Суламбек Осканов, Сергей Крикалёв)
Бүләкләүләр саны 1 042 (2016)
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк юк
Кечерәк бүләк «РФ Хезмәт Каһарманы» медале

РФ Каһарманы исеме турында нигезләмә

үзгәртү
  • РФ Каһарманы исеме дәүләт һәм халык алдында күрсәткән, каһарман батырлыгы ясау белән бәйле хезмәтләр өчен бирелә.
  • РФ Каһарманы исеме РФ президенты тарафыннан бирелә.
  • РФ Каһарманына бирелә: махсус аерымлык билгесе — «Алтын Йолдыз» медале, РФ Каһарманы исеме бирелү турында грамота.
  • РФ Каһарманы канун тарафыннан билгеләнгән льготалардан файдалана ала.
  • «Алтын Йолдыз» медале күкрәкнең сул ягына, башка орден-медальләрдән өстәрәк тагыла.

«Алтын Йолдыз» медале тасвирламасы

үзгәртү

«Алтын Йодыз» медале уң (алгы) ягында шома ике кырлы нурлар хасил иткән 5 почмаклы йолдыздан гыйбарәт. Нур озынлыгы 15 мм. Медальнең сул (арткы) ягы шома өслектән тора һәм контур буенча нечкә кыршау белән чикләнә.
Арткы якта үзәктә кабарынкы хәрефләр белән «Герой России» (тат. Россия Каһарманы) дигән язу урнашкан. Хәрефләрнең үлчәме 4 х 2 мм. Өстәге нурда 1 мм озынлыкта итеп медальнең номеры күрсәтелгән.
Медаль колакчык һәм боҗра ярдәмендә алтын белән йөгертелгән, биеклеге 15 мм һәм киңлеге 19,5 мм булган, аста һәм өстә рамкалы турыпочмаклыктан гыйбарәт тимер колодка белән тоташа. Колодканың эчке ягы РФ байрагы төсендәге өч (ак, зәңгәр, кызыл) төстәге муар тасма белән уратылган. Колодканың арткы ягында медальне киемгә беркетү өчен гайкалы штифты бар.
Медаль алтыннан, авырлыгы 21,5 г.
РФ бүләкләре, гадәттә, «Гознак» берләшмәсенең Мәскәү һәм Санкт-Петербургдагы монетный дворларында һәм Ярыслаудагы «Русские ремесла» үзәгендә әзерләнә.

Бүләкләнүчеләр

үзгәртү

2016 елга 1 042 кеше бүләкләнгән. Алар арасында:

Укучылар

үзгәртү

РФ Каһарманы исеме алучылар арасында мәктәп укучылары да бар.

  • 1992 Марина Плотникова, Пенза өлкәсе Тамала бистәсе мәктәбе, «4 баланы суга батудан коткарган өчен» (вафатыннан соң).
  • 2001 Магомет Хаҗиев, Грозный шәһәре мәктәбе, «йортын боевиклар һөҗүменнән саклаганда күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен».

Сугыш ветераннары

үзгәртү

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы хөрмәтенә, сугыш вакытында югары бүләккә тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр белән әлеге бүләкләрне ала алмыйча калган кайбер сугышчылар РФ Каһарманы исеменә лаек дип табыла.

Яшерен бүләкләнүчеләр

үзгәртү

Махсус (яшерен) хезмәтләрдә хезмәт итүчеләрне һ.б. бүләкләү турындагы указлар игълан ителми.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 10 (Же-Из). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-341-5

Әдәбият

үзгәртү
  1. Государственная символика России. История и современность. М.: ЦНСО, 2003. ISBN 5-98360001-X

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. РФ Кануны № 2553-1 20.03.1992
  2. Указ Президента РФ № 1064 от 20 июля 1996 года
  3. Указ Президента Российской Федерации от 20 сентября 1999 года № 1249
  4. Раушан Абдуллин «Ил каһарманнары» сайтында